Зиля Гандалифовна » 02 апр 2012, 19:02
Кеше иң беренче туган як тарихын, мәдәниятен үстерүче шәхесләрен, иҗат иткән авылдашларын , татар халкының милли үзаңын формалаштыручы үзенчәлекләрне : телне, йолаларны, гореф-гадәтләрне белергә тиеш. Тормышта туган телнең яшәве, гаилә ныклыгы, белем алу, яраткан hөнәрең булу, гомумкешелеклелек сыйфатлары кешене иманлы итә, дөньяга карашын формалыштыра, үз урыныңны табарга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә hәм рухи кыйммәтләрне югалтмауга алып килә. Моның өчен без халкыбызның үткәненә, бүгенгесенә игътибар итәргә тиешбез.