Г.Ф.Хаертдинова » 06 апр 2012, 06:23
Хаертдинова Г.Ф., учитель татарского языка и литературы МБОУ Байгильдинский сельский лицей, стаж работы-17 лет.
Тема инновационнго проекта: "Милли-төбәк компоненты аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү"
Җәмгыятьтә барган тирән үзгәрешләр әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә яңача карауны таләп итә. Соңгы берничә ел эчендә укучылар , яшүсмерләр арасында әдәби китап укуга игътибар нык кимеде. Балаларны китап укуга тартуда, әдәбият белән кызыксындыруда, иҗат эшенә рухландыруда, патриотик тәрбия бирүдә туган як материалларын өйрәнүнең әһәмияте зур. Туган авыл таихын, төбәкнең гореф-гадәтләре, аның күренекле кешеләрен белү, райондашлар турында мәгълүматләр туплау, аларның тормышын яки иҗатын өйрәнү, очрашулар, фәнни-тикшерү эшләре, иҗади эш алымнары, компьютерда буклетлар, презентацияләр эшләүне, җыентыклар чыгаруны үз эченә алды.
Төбәк тарихын өйрәнү яшь буында иҗади эзләнү омтылышы тудыра, милли горурлык хисе тәрбияли, аның фәнни - танып белү сәләтен үстерә. Бу үз чиратында, укучыларны туган җирне, әдәбиятны хөрмәт итә торган иҗади, актив шәхес итеп тәрбияләүгә булыша.