Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Модераторы: Сулейманов Р.Ф., Куватова Г.Д.

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Гульназ Ринатовна » 28 ноя 2017, 16:46

Кеше тәбиғәткә ни тиклем яҡыныраҡ торһа, уның күңеле лә шул тиклем таҙараҡ була.Балалар менән эшләүсе уҡытыусылар ошоно һәр ваҡыт иҫендә тоторға тейеш.Баланың тәбиғәттәге үзгәрештәргә ҡарап һоҡланыуы,уның тәбиғәт менән ҡыҙыҡһыныуын күрһәтә.Бына ошо матурлыҡы күрә, һоҡлана белеү һәләтен, нескә хис-тойғоларын бәләкәйҙән үк үҫтерергә кәрәк.
Балаларҙа зирәклек, күҙәтеүсәнлек кеүек сифаттар тәрбиәләүсе тәбиғәт күренештәрен сағылдырған йомаҡтар : « Көндөҙ йоҡлай, төндә илай.», «Уты юҡ, төтөнө бар.», «Аяҡһыҙ-ҡулһыҙ тәҙрә ҡаға.», һ.б.; һынамыштар: «Ҡар тәрән булһа, иген уңыр.»,«Майҙа ямғыр күп булһа, арыш уңыр.»,«Көҙ оҙон килһә, яҙ һуң килер. »һ.б.; шәфҡәтлелек,иғтибарлылыҡ кеүек хистәр тәрбиәләүсе әкияттәр ҙә бик күп: « Кем көслө?»,«Ҡуян менән арыҫлан», «Айыу менән бал ҡорттары»һ.б.
Дәреслектәрҙә урын алған күп кенә шиғырҙар,әҫәрҙәр ҙә экологик теманы күтәреп сыға. Әҙәбиәттә был темаға урын бирмәгән шағир,яҙыусыны табыуы ҡыйындыр. Тәбиғәт темаһына яҙылған әҫәрҙәр исемлеге бай һәм төрлө.Улар балаларҙы тәбиғәтте аңларға, яратырға, уның байлыҡтарына һаҡсыл ҡараш формалаштырырға, тыуған ерҙең ҡәҙерен белергә өйрәтә.Нәфис һүҙ ярҙамында Ер-әсәгә игелек,хөрмәт хистәре тәрбиәләнә,кешелеккә экологик һәләкәт янауы хаҡында иҫкәртелә.
Гульназ Ринатовна
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 28 ноя 2017, 16:42

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Рамиля Ильясова » 28 ноя 2017, 16:09

Тыуған яҡ, Тыуған ил, Тыуған ер һәр кем өсөн дә яҡын һәм ҡәҙерле. Юҡҡа ғына Тыуған ерҙе ғәзиз әсә менән тиңләмәйҙәр. Һәр кем үҙенең Тыуған иле, уның байлыҡтары һәм уңыштары менән ғорурлана. Ләкин тыуған ерҙе яратыу, уның байлыҡтары менән маҡтаныу ғына етмәй әле. Уның тураһында ҡайғыртырға, тәбиғи байлыҡтарын һаҡларға, уларҙы дөрөҫ файҙалана белергә лә кәрәк. “Ере байҙың - иле бай”, - тип әйтелә халыҡ мәҡәлендә . Иле байҙың – күңеле бай, ижад ҡомары урғылып тора.
Рамиля Ильясова
 
Сообщения: 8
Зарегистрирован: 18 ноя 2017, 10:27

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Зинатуллина Фируза » 28 ноя 2017, 15:13

Беҙ, кешеләр , тәбиғәттең бер өлөшө. Тәбиғәтте бер бөтөн организм итеп алһаҡ, кеше шул организмдың бер ағзаһы. Әгәр был организмдың бер ағзаһы дөрөҫ эшләмәй, ауырый икән, организм да дөрөҫ эшләмәйәсәк, хатта – үлемесле хәл булырға мөмкин. Шуның өсөн беҙ бөтә донъя менән был күренешкә юл ҡуймаҫҡа тейешбеҙ. Тәбиғәтте һаҡлау- бөтә кеше бурысы. Урмандарҙы иҫәпһеҙ киҫеү, йылғаларҙы, күлдәрҙе бысратыу, унда ау менән балыҡ тотоу, урманда ҡош- ҡортҡа һәм кейеккә һунар итеү бөгөнгө хәлгә килтерҙе. Тәбиғәтте тергеҙеүҙе дәүләт күләмендә ҡарау бик яҡшы хәл әлбиттә. Сөнки ябай кеше, нисек кенә тырышһа ла, дәүләт ярҙамынан тыш тәбиғәтте һаҡлай алмаясаҡ. Ә беҙ, уҡытыусылар, киләһе быуында экологик тәрбиәне булдырырға, арттырырға тейешбеҙ. Был тәрбиәне уҡытыусылар уҡыусының ҡанына һеңдерергә тырышырғ тейеш. Шунһыҙ был тәрбиә тураһында күпме генә һөйләһәктә, күпме генә тырышһаҡта файҙаһы булмаясаҡ.
Зинатуллина Фируза
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 16 ноя 2017, 06:37

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение gnazila » 28 ноя 2017, 15:05

Г. Хәсәнов хикәяләрендә балаларга таныш кош-корт һәм хайваннарның моңарчы игътибар ителмәгән сыйфатлары зур осталык белән сурәтләнә. Язучының шагыйрәнә күңеленә торнаның гади генә тавышы да, туган якны яратып, “монда торрыйк, монда оя коррыйк” дип әйткән төсле тоела.

Хикәяләрне укыганда табигать күренешләре турында сынамышлар: “Мартта яуган кар – бакча җимешенә ярар”, “Тургай килгән – тугыз көн кар калган”; мәкаль һәм әйтемнәр: “Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була”, Майда туның калдырма”, “Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма” һ. б. файдаланыла. Мәкаль һәм әйтемнәрнең табигатькә багышланган һәм экологик тәрбияне күз алдында тотканнарын сайлап, дәресләрдә куллану, аларның асылын укучыларга җиткерү дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, аларда игелекле эшләр эшләргә омтылыш уята.

Язучының хикәяләрен укып, башлангыч сыйныф укучылары туган як табигате турында күп мәгълүмат туплыйлар, аны яратырга һәм сакларга өйрәнәләр. Ул белемнәрнең күбесе өлкәннәр өчен дә яңалык булырлык. Мәсәлән, имән агачы турында укучылар күп беләләр, әмма аның илле яшьтән чәчәк ата башлап, өч йөз яшьтә генә туктавы, меңәр ел яшәп, бал бирүе укучылар өчен гаять кызыклы.

Г. Хәсәнов хикәяләре аша укучылар туган якның аларга берникадәр таныш булган һәм моңарчы бөтенләй белмәгән күп кош-кортларын, үсемлекләре һәм башка тереклек ияләрен өйрәнәләр. “Сандугач дисеңме, төн күгәрчене, ләкләк, шөпшә кошы, уткойрык, чырайсыз ябалак, күке, миләш чыпчыгы, кыр һәм саз карлыгачлары, чебенче дисеңме...” – һәрберсенең туган як табигатендә урыны бар.
gnazila
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 18 апр 2017, 19:12

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение gnazila » 28 ноя 2017, 15:03

“... Туган җир, дисәм, беренче мәртәбә кояш нурында коенуым искә төшә, туган җир, дисәм, салават күперенең җиде төсе җитмеш төскә кереп балкый башлый, туган җир, дисәм, җилләр телен аңлыйм мин, тын гына очкан кар бөртекләренең үзара сөйләшкәннәрен ишетәм...” (Ф. Шәфигуллин. “Туган җир – туган ана”)

Кеше күңелен табигатькә якынайта торган искиткеч сүзләр. Сер түгел, кайбер балалар әдәби әсәрләр укыганда табигать матурлыгын, аның белән кешеләр арасында барган үзара сөйләшүләрне тасвирлаган өзекләрне укымыйча калдыралар яки игътибар белән укымыйлар. Мин укучыларга шундый тасвирлауларны ашыкмыйча, берничә тапкыр укып чыгарга һәм бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп, эчтән кабатлап чыгарга киңәш итәм һәм өйдә рәсемен ясап килергә тәкъдим итәм. Икенче дәрестә укылган өзекләр һәм рәсемнәр буенча нәтиҗә ясыйбыз: “Табигать ни чаклы көчле булса, шулкадәр үк самими һәм безнең тарафтан яклауга, саклауга мохтаҗ икән!”

Экологик тәрбия бирү башлангыч сыйныфларда барлык фәннәрдән дә алып барыла. Мәсәлән, табигать белеме дәресләре тере һәм терек булмаган табигатьтәге күренеш һәм процесслар турында белемнәр тупларга булышлык итә; балаларда туган як табигатенә мәхәббәт хисе, табигатьне саклау күнекмәләре тәрбияли.
gnazila
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 18 апр 2017, 19:12

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение gnazila » 28 ноя 2017, 14:56

Халык авыз иҗатында табигать һәм аны саклау – иң борынгы һәм киң урын алган темаларның берсе. Ул фольклорның барлык төр жанрларында диярлек бар. Халыкның тормыш тәҗрибәсе һәм табигатьне өйрәнү нәтиҗәсендә туган кыска, ләкин тирән мәгънәле өйрәтүләре, тәрбия алымнары бик гыйбрәтле. Әлеге өйрәтүләр татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрендә аеруча күп тупланган һәм тирән мәгънәгә ия булган өйрәтү-киңәшләр формасын алган: “Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс”, “Яралы кошка таш атмыйлар”, “Кош йомыркаларын ватма, күз яшең түгәрсең”, “Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер”. Балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүче табигать күренешләренә багышланган табышмаклар: “Төнлә баксам – күк тулган, иртән баксам – юк булган”, “Язын ямь бирә, җәй салкын бирә, көзен тәм бирә, кышын тун бирә” һ.б.; сынамышлар: “Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас”, “Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр” һ.б.; шәфкатьлелек, миһербанлык, игътибарлылык кебек хисләр тәрбияләүче әкиятләр, мәзәкләр, мәсәлләр дә шактый: “Умарта корты һәм чебеннәр”, “Кем көчле?” һ.б.
gnazila
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 18 апр 2017, 19:12

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение gnazila » 28 ноя 2017, 14:54

Мәктәп һәм экологик культура –бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган төшенчәләр. Педогоглар алдында укучыларга экологик белем бирү: укучыларның дөньяга караш даирәләрен киңәйтү, аларны табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган җиребезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү - иң төп максатларның берсе. Аларны тормышка ашыру өчен, нәтиҗәле алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып, эзлекле эш алып барырга кирәк.
Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү катлаулы һәм дәвамлы педагогик процесс. Экология, фән буларак, мәктәпнең укыту программасына кертелмәгән. Шуңа күрә экологик проблемаларны табигать фәне дәресләрендә һәм түгәрәкләрдә генә түгел, ә башка фәннәрдә дә, аерым алганда татар теле һәм әдәбият дәресләрендә дә өйрәнергә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре экологик темага язылган бөтен әдәбиятны колачлый алмый, әлбәттә. Ләкин ул шактый күләмдәге әсәрләр белән таныштыра, экологик темаларга мөрәҗәгать итү алшартларын, аларның үзенчәлекләрен билгели. Моннан тыш, китаплар укырга мәҗбүр итә. Укучыларга милли, әхлаки тәрбия белән бергә, экологик белем һәм тәрбия бирүнең үрелеп баруы мөһим шарт булып кала.
gnazila
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 18 апр 2017, 19:12

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение gnazila » 28 ноя 2017, 14:52

Дәресләремдә табигатьнең матурлыгын сурәтләгән, байлыгын саклап калу фикере яктыртылган төрле өстәмә материаллар сайлап алам. Укучылар белән “Кеше һәм табигать” темасы буенча мәкаль-әйтемнәр җыябыз, мәгънәләрен аңлатабыз. Иҗади характердагы төрле язма эшләр файдаланам. Ул үсемлек, хайваннар дөньясы турында табышмаклар уйлап табу, “Табигать”, “Минем Башкортстаным”, “Ел фасыллары”, “Туган ягым”, “Сулыклар” темасына караган кроссвордлар төзү, табигать күренешен телдән сурәтләү, “Истәлекле урыннар”, “Кышкы сихри урманда”, “Табигатьнең һәр мизгеле ямьле”, “Җәйге таң”, “Урман яме” исемле сочинениеләр язу. Мондый иҗади эшләр балаларны бик кызыксындыра, биремнәрне зур теләк белән башкаралар.
gnazila
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 18 апр 2017, 19:12

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение gnazila » 28 ноя 2017, 14:50

Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.
"Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем".
(Г. Тукай. "Туган авыл")
"Су анасы", "Шүрәле" әсәрләрендә баланы гаҗәеп табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.
gnazila
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 18 апр 2017, 19:12

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Лиля Шаяхметова » 28 ноя 2017, 14:45

Башланғыс мәктәптә – экологик тәрбиә биреү өсөн иң уңайлы осор.

Бала үҙен уратып алған донъяны асыҡ күңел һәм йөрәк менән ҡабул итә. Тап ошо осорҙа асыҡ, аныҡ булған эмоциональ тьәҫораттар барлыҡҡа килә, тәүге күҙаллауҙар формалаша, тәбиғәткә ҡарата дөрөҫ мөнәсәбәт нигеҙе һалына. А.В.Луначарский әйтеүенсә, “ кескәй баланы әүәләргә була, өлкәнерәктәрҙе бөгөргә кәрәк була , ә ололарҙы һындырырға”. Тәбиғәткә һөйөү тәрбиәләү, аңлы рәүештә һәм һаҡсыл ҡараш тәрбиәләү кесе йәштән башлана ла инде.
Лиля Шаяхметова
 
Сообщения: 9
Зарегистрирован: 16 ноя 2017, 17:18

Пред.След.

Вернуться в Экологическое воспитание на уроках родного языка и литературы

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron