Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Модераторы: Сулейманов Р.Ф., Куватова Г.Д.

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Роза Маннапова » 18 ноя 2017, 11:03

Отношение детей к природе во многом будет зависеть от того, осознают ли они ценность природы в жизни человека, многообразия связей человека с природной средой, насколько глубоко будут воспитаны нравственные отношения к природным объектам, желание трудиться на пользу природе. Надо, чтобы ребенок понял, что природа – это первооснова красоты и величия, ему надо внушать, что любить природу – значит творить добро.
Неизвестный китайский поэт две с половиной тысячи лет назад сказал:
Если вы думаете на год вперед – сейте зерна,
Если вы думаете на 10 лет вперед – сажайте деревья,
Если вы думаете на 100 лет вперед – воспитывайте
человека.
Роза Маннапова
 
Сообщения: 6
Зарегистрирован: 18 ноя 2017, 10:08

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Зараф » 17 ноя 2017, 18:44

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы. Моның өчен мәктәптә төрле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бик күп.
Зараф
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 18:25

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Зараф » 17 ноя 2017, 18:36

Дәреслекләрнең эчтәлегенә игътибар итсәк, экологик тәрбия бирү аеруча яктыртыла. Мәсәлән, Әхмәт Халидовның “Урман сакчылары”, Фирдәвес Гарипованың “Су кадере”, Клара Булатованың “Ана сүзләре”, Сибгат Хәкимнең “Яшь юкә”, Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Яшь агач”, һ.б. әсәрләр. Укучыларда экология проблемасы турында белү генә түгел, аны чишү юлларын эзләү теләге уята.
Татар теле дәресләрендә экология сүзенең мәгънәсен ачыклыйбыз, фән буларак экология турында сүз алып барабыз. Бүгенге көндә кешенең сәламәтлеге начараюын да, психикасы какшавын да – һәммәсен экологиягә бәйләп карыйбыз. Дәресләремдә табигатьнең матурлыгын сурәтләгән, байлыгын саклап калу фикере яктыртылган төрле өстәмә материаллар сайлап алам. Укучылар белән “Кеше һәм табигать” темасы буенча мәкаль-әйтемнәр җыябыз, мәгънәләрен аңлатабыз. Иҗади характердагы төрле язма эшләр файдаланам. Ул үсемлек, хайваннар дөньясы турында табышмаклар уйлап табу, “Табигать”, “Минем Башкортстаным”, “Ел фасыллары”, “Туган ягым”, “Сулыклар” темасына караган кроссвордлар төзү, табигать күренешен телдән сурәтләү, “Истәлекле урыннар”, “Кышкы сихри урманда”, “Табигатьнең һәр мизгеле ямьле”, “Җәйге таң”, “Урман яме” исемле сочинениеләр язу. Мондый иҗади эшләр балаларны бик кызыксындыра, биремнәрне зур теләк белән башкаралар.
Туган телне укытуда җирле материалларның бетергесез тәрбияви әһәмиятен истә тотып, диктантлар өчен Башкортстанның гүзәл табигатенә караган текстлар сайлап алам. Мәсәлән, “Урал аша”, “Яктыкүл”, “Чәчәк гомере”, “Шүлгәннең иртәгәсе”, “Урал урманнары”, “Матурлык нәрсәдә?” һәм башкалар.
Экологик тәрбия бирүдә “Лексика” темасы бик отышлы. 5нче сыйныфта шундый биремнәр тәкъдим ителә: рәсемнәргә карап, нинди тематик төркемнәргә бүлеп була (каен, акчәчәк, канәфер, имән, чаган, дәлия, умырзая), “Күпмәгънәле сүзләр” темасын үткәндә “тоту”, “салу”, “каты” сүзләренең күптөрле мәгънәдә куллануын тикшерү, кеше тормышы һәм табигать белән бәйләп карау (кар тоту, кулдан тоту, балык тоту, юл тоту; йорт салу, су салу, күз салу, хәтергә салу, суга салу; каты агач, каты су, каты кул, каты суык, каты буран, каты күз, һ.б.). Сүз төзелешен аңлатканда: төркемләп бирелгән сүзләр бер үк тамырдан ясалганмы, тамырдаш сүзләрне күрсәтегез кебек биремнәр үтиләр. “ Агачның чәчәген өзәргә ярамый”, “Учак – урманның дошманы” дигән темага диалог-аңлатмалар төзү, “Кошларны рәнҗетмә, каргарлар”, “Кошларга таш атма, күзең сукыраер”, “Хайваннарны кыерсытма, үзеңә килер” үгет-нәсыйхәтләрен ничек аңлыйсыз; тыңлагыз һәм бәйләнешле текстка әйләндерегез, мәсәлән:
- Кара, нинди матур күбәләк тоттым!
- Матур икән шул. Тик беләсеңме нәрсә, Алсу, җибәр син аны. Рәхәтләнеп очып йөрсен.
- Дөрес әйтәсең: очсын. Аның болай да гомере кыска.
Тыңлагыз, төп мәгънәсен аңлатыгыз:
Марат, нигә син кошларны тотасың?
Мин аларның сайраганнарын яратам.
Ә нигә алар сайрамыйлар соң?
Белмим. Урманда алар сайрыйлар, ә миннән нигәдер оялалар. Мондый биремнәр укучыларда мәрхәмәтле караш, табигатьнең матурлыгын тоя һәм аны саклый белү, тирә -якның ямен югалтмаска, тагын да матурайта, үстерә төшәргә, моннан чыгып экологияне сакларга кирәклеген төшендерә.
Әдәбият дәресләрендә шәһәребездә басылып чыга торган “Туган як” гәзите мәкаләләрен югары сыйныф укучылары белән укып фикер алышабыз. Күптән түгел “Зур сулар да корыса, дөньябызда ни кала?” мәкаләсе белән таныштык. Ул мәкалә 22 март – бөтендөнья су байлыклары көненә багышланган иде.
“Тирә-ягың Кавказ тауларыдай,
Суларың бай чуртан балыкка.
Гүзәллегең моң чишмәсе булып,
Көч-дәрт өсти эшчән халыкка,” дип якташыбыз Ә.Бикмәтова Кандракүл турында язган. Аның матур табигате, тирән суы республикабызның гына түгел, башка өлкә халкының да игътибарын җәлеп итә. Ләкин моның икенче ягы да бар: җәйге эсседә суда һәм яр буенда кеше күп булу сәбәпле, күлебез суы пычрана һәм тирә-ягы чүп өеменә әверелә. Соңгы өч-дүрт ел эчендә күпләр аны үз файдасы өчен генә куллана, ә киләчәк буыннарга калсын дигән уйны башына да китерми.
Хөкүмәтебез игълан иткән Тирә-як мохитне саклау елыннан башлап әйтелгән тәртипсезлекләргә юл куелмасын, Кандракүл табигать паркы коллективына ярдәм итәргә әзер торырдай берәм-сәрәм кешеләр ниһаять артсын иде, дигән сүзләр укучыларны ныграк уйланырга мәҗбүр итә.
Экологик тәрбия бирүдә сыйныфтан тыш эшләрнең роле дә бик зур. Мәктәптә оештырылган чараларда да укучыларыбыз актив катнаша. Мәсәлән, экосумкалар тегү, “Чиста йорт” проекты төзү, “Җир көне” оештыру, мәктәп тирәсен тәртипкә китерү, класс сәгате һәм линейкалар үткәрү, “Яшә, чыршы!” акцияләре оештыру, микрорайонда экологик эчтәлектәге плакатлар элү, укучылар һәм олылар арасында әңгәмәләр оештыру.
Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләр үсүен, матур-матур кошлар сайравын, язын гөрләвекләр агуын күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Без, укытучылар, табигатьнең шундый гүзәллеген кечкенә чактан ук күрергә, сөенеп яшәргә өйрәтергә тиешбез.
Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше нинди генә катлаулы машиналар уйлап чыгармасын, барыбер, туу, тереклек итү өчен җир, су, һава, кояш кирәк.
Зараф
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 18:25

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Зараф » 17 ноя 2017, 18:35

Заман алга бара дип чын күңелдән сөенәбез. Ләкин тирә-як мохит моңардан зыян гына күрүен онытып җибәрмәскә тиешбез. Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сәламәтлегенә куркыныч яный, бигрәк тә балаларга. Күп кешеләрдә экологик белемнәр һәм экологик культура җитеп бетми. Һичшиксез бу укыту-тәрбия эшенең җитешле дәрәҗәдә булмавы илебез халкына табигатькә карата дөрес караш формалаштыра белмәү нәтиҗәсе.
Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра. Соңгы елларда белем бирү оешмаларында экологик белем һәм тәрбия бирүгә игътибар артты. Киләчәк буынга экологик белем бирүдә мәктәп мөһим роль уйный.
Экологик тәрбия бирүнең күп төрле формалары бар: факультатив, түгәрәк, экологик лагерьлар, әлбәттә, традицион форма буларак, татар теле һәм әдәбият дәресләре. Табигать белән аралашу хәзерге заман кешесенең иң зур мохтаҗлыгы булып санала. Ә бу аралашуны бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә, дәресләрдә экологик материал куллану укытучының мөһим мәсьәләсе булып тора.
Зараф
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 18:25

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Зараф » 17 ноя 2017, 18:34

Һәркемгә билгеле, экологик проблемалар-кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Экология белән үзара ярдәмләшүдән безнең һәрберебезнең язмышы бәйләнгән.
Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе һәлакәт сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Табигать экологиясе һәм җир экологиясен бер- берсеннән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган , гүзәллекне үз кулларыбыз белән харан итәбез.
Ни өчен балалар һәм яшүсмерләр арасында кош ояларын туздыручы, елгаларны һәм чишмәләрне пычратучы, агачларны сындыручылар саны елдан-ел күбәя. Ә безнең кечкенә дусларыбыз- рәнҗетелгән песи һәм этләр? Алар да табигать балалары ич...
Табигатьне яратырга, табигатькә сак караш тәрбияләүне ничек оештырырга соң. XXI гасыр балаларына табигать байлыклырының чиксез түгел икәнен ничек аңлатырга? Бу авыр мәсьәлә.
Кешедә экологик дөрес гадәтләрне тәрбияләү җиңел эш түгел. Матур чәчәкне өзгәч, аның һәлак булуы турында белү барыбыз өчен дә аңлаешлы хәл түгел шул. Чәчәк гомере бик кыска. Безнең урманнар һәм кырлар, безнең кечкенә туганнарыбыз- хайваннар кыргый аучылар- браконьерлар кулыннан һәлак булмасын өчен безгә нишләргә? Балаларны уйланылмаган эшләрдән ничек туктатырга. Сораулар күп. Бу ялгыш кына эшләнгән эшләр нәтиҗәсендә кеше үзе җәфа чигә ич!
Республиканың табигый байлыкларының чын хуҗасы тәрбияләү- безнең иң кирәкле бурычларыбызның берсе.
Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, экологик проблемаларның иң зурысыннан түгел, ә көн саен очрый торган әйберләрдән башласаң дәресрәк булыр. Дәресләрдә изложение һәм диктантлар өчен текстлар сайлаганда табигать байлыклары, алардан кешенең ничек файдалалуы турындагы текстлар бик үтемле. Мәсәлән, 7 сыйныфның рус төркемендә “Ык елгасы” дигән текст буенча ел саен диктант язабыз. Диктантка кадәр “Татарстан елгалары” дигән тема үтелә. Анда республикабыздагы елгалар һәм күлләр турында мәгълүмат кенә бирелеп калмый., “Ни өчен Иделнең хәле елдан- ел авырая?” дигән сорауга да җавап эзләнә. Укучылар нефтьчеләр матурлаган инешләр, күлләр турында иҗади эшләр белән чыгыш та ясыйлар.
Укучыларның иң яраткан дәресләре- рефератлар күргәзмәсе.
6сыйныфта (рус группасы) без уен-дәрес үткәрдек. Ул гади дәрес кенә түгел, чәй эчү дәресе. “Дару үләннәре” – шигырьләр, дару үләннәре- яшел аптека, төрле уеннар, мәсәлән “Ромашка” уены-болар барысы да файдалы һәм укучыларга бик ошый. Алар теләп төрле костюмларга киенеп чыгыш ясыйлар, күргәзмә; кошларның һәм хайваннарның зарлану китабын тутыралар. Нинди кош, яки нинди хайван кемнән зарлана икән- аларга болар барысы да кызык.
7 сыйныф (рус группасы) белән “Экологик поезд” дәресе үткәрдек. Укучылар бер станциядән икенче станциягә күчәләр, без аларны төрле исемнәр белән билгеләдек. Поезд тавышы, компьютер аша нинди тукталышта нинди проблемалар хәл ителәчәк- барысы күренеп тора. Мәсәлән “Табигать сакчылары” тукталышында 5нче номерлы мәктәп турында үзебез төшергән фильмны карыйбыз. Ул “Табигать – безнең йортыйбыз” дип атала. Экранда укучылар үзләренең урман хуҗалыгында эшләгән вакытларын, кырмыска ояларын ныгыткан чакларын яисә агач утырткан вакытларын күрәләр. Мәктәбебезнең экология бригадасы тарихы турындагы сорауларда шушы тукталышта. “Зәй сусаклагычы” тукталышына җиткәч “Новый Зай” газетасыннан “ Над Заем синь хрустальная...” дигән мәкалә кулланыла (авторы Хәбибрахманова Л.М.). Һәр тукталыш кызыклы, һәр тукталыш яңа- дәреснең электрон вариантны укучылар үзләре тапкан рәсемнәрдән, фотолардан ясадылар һ.б.
Шулай ук дәресләрдә ничек итеп дөрес учак ягарга өйрәнергә, гаҗәеп нәрсәләр- безнең тирә- юньдә, “Без нишлибез?” дигән текстлар гади һәм кушма җөмләләрне өйрәнгәндә еш кулланыла. Үзләренең дуслары этләр, песиләр, аквариум балыклары турында кечкенә күләмле хикәя язу да уңай нәтиҗәгә китерә.
Һәрбер төбәкнең табигый көчләргә баш ию, йола-бәйрәмнәр үткәрү буенча үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар.
Мәсәлән, авылыбызда яңгыр сорау йоласы хәзер дә сакланып калган.
“Карга боткасының” да үзгәртелгән варианты –“Яңгыр боткасы”яшәп килә.
“Сөмбелә” бәйрәменең дә рәвеше үзгәртелгән хәзер.Ул “Уңыш бәйрәме” итеп ел саен уздырыла. Яз саен “Кошлар көне” уздырыла. Буыннардан буыннарга җитәрлек матур бәйрәмнәр бу.
Кызгынычка каршы хәзерге иске һәм яңа йолалар белән бергә начарлары да туып килә.
Печәнгә төшү вакытын алыйк.Хәзер авыл кешеләре печәнгә төшкәндә әле үләннәр чәчәк тә атмаган, тамырлары да ныгымаган була. Яшь, сусыл үлән кипкәндә бөтенләй азаеп кала. Ә чәчәк атып, орлык коймагач, бу урыннарда печән елдан-ел юкара төшә. Шуның белән кеше үзенә дә, табигатькә дә зыян сала.
Аннары тагын бер нәрсә: хәзер болыннарга печән чабарга тракторлар белән чыгалар. Алар бик күп кош-кортның, хайваннарның югалуына китерә. Чөнки болынны чапканда тракторист күп вакыт әйләнә, ягъни периметр буенча чаба.Ә бу печән эчендәге хайваннарның курка-курка уртага җыелуына китерә. Алар, ахыр чиктә, чыгып качарга куркып, чапкыч астына килеп эләгәләр.Мондый хәл булмасын өчен болынны аркылыга-буйга чабарга кирәк.
Әхлакый- экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте бик зур.Башлангыч сыйныфлар өчен уку китапларына табигатьне саклауга багышланган бай материал тупланган.Мәсәлән, Идрис Туктарның “Серле тартма” хикәясен укыгач, һәр укучыда кошлар өчен җимлекләр ясау теләге туды һәм яхшымы , яманмы барысы да җимлекләр ясап куйдылар, җимнәрен салулары турында гел сораштырып торам.
Бу дәрестә тел арты һәм кече тел тартык авазларын дөрес әйтүне ныгыту максаты һәм кышкы табигатьнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү, кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык тәрбияләү максат итеп куелды. Кышкы урманга сәяхәт итеп, балалар күп нәрсә өйрәнделәр. Кышкы йокыга талган җәнлекләр, салкыннан курыкмыйча бала чыгарган батыр кош –чукыр турында кызыклы мәгълүматлар тупладылар.Өйрәнгән авзлар сөйләм материалында ныгытылды.
Диктант, изложение, уку күнекмәләрен тикшерү өчен үсемлекләр, җәнлекләр яки табигатьне саклауга багышланган текстлар сайлап була. Табигать кочагында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре н үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү макстыннан экологик диктант тәкъдим итәбез.
“Без яз башында урманга бардык. Галия үзе белән транзистор алды, ә Илдар этен ияртте. Урман куелыгында уйнап аргач, коры ботакларны сындырып учак яктык. Илгиз, каен тузын пычак белән юнып, суын агызырга кереште. Алсу кырмыска оясы тапкан икән- таяк белән болгатып туздырып ташладык. Кызлар күп итеп чәчәк җыйдылар, әнә шулай матур итеп ял иттек.”
Укучылар нинди хаталар җибәрелгәнне атарга, дәлилләп җавап бирергә тиешләр.
Математикадан экологик темаларга күп төрле мәсьәлә чишәргә була.Мәсәлән:
“Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?”( Консерв б.-90,пакет-200,пыяла-1000ел)
Агачларның бик яхшы фильтр икәнлеген «тузан йотканлыгын беләбез. Ләкин күпме? Бу темага да күп мәсьәләләр чишәргә була. Предприятиеләрнең, машиналарның һаваны пычратуы буенча мәгълүматлар бар. Алар буенча да мәсьәләләр чишәбез. Мәсәлән:
“Бер эре предприятие атмосферага елына 200 т сөрем чыгара.Яңа чистарту җайланмалары куйганнан соң сөрем чыгару 20 тапкыр кими.Хәзер һавага күпме сөрем чыга?”
Йомгаклап әйткәндә экологик тәрбия бирерлек моментларны күп дәресләрдә төрлечә кулланырга,файдаланырга була.Һәм алар буенча аерым папкаларда материаллар җитәрлек.
Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә: халык мәкалендәгечә,”үзе утырган ботакка балта чапмый торган” , табигатьнең гүзәллеген тоя белгән, кирәклеген аңлаган, миһербанлы, кешелекле балалар тәрбияли алсак иде. Һәм үзебез дә аларга бар нәрсәдә дә үрнәк булсак иде.Чөнки:” Үрнәк - иң яхшы тәрбия”,- дип әйткән әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз.
Зараф
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 18:25

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Зараф » 17 ноя 2017, 18:31

Мәктәпкәсә йәштәге балаларға экологик тәрбиә биреү - экологик культура формалаштырыуға йүнәлтелгән өҙлөкһөҙ уҡытыу – тәрбиә биреү барышы ул.
Был маҡсатҡа ирешеү өсөн бер – береһе менән үҙ – ара бәйле булған бурыстарҙы тормошҡа ашырыр кәрәк:
мәктәпкәсә йәштәге балаларға аңлайышлы булған элементарь экологик белем биреү;
тәбиғәт донъяһына ҡарата ҡыҙыҡһыныу үҫтереү;
бала һәм тәбиғәт өсөн хәүефһеҙ булған экологик тәртип күнекмәләре формалаштырыу;
уратып алған тәбиғәткә гуманлы һаҡсыл ҡараш тәрбиәләү;
тәбиғәт күренештәрен күҙәтеү күнекмәләре формалаштырыу;
үҙ – үҙеңде тәбиғәттең бер өлөшө икәнен аңлау, тәбиғәт һәм кеше араһындағы үҙ –ара бәйләнеште аңлау;
Тәбиғәткә булған һаҡһыҙ ҡараштың нимәгә килтереүен күрә белеү.
Экологик белем биреү принциптары
Фәннилек. балаларға экологик белем биреүҙе, танып белеү эшмәкәрлеген үҫтереүҙе күҙаллай
Доступность. Материал балаларға аңлайышлы булырға тейеш
Гуманлылыҡ. был принцип экологик культура төшөнсәһе менән тығыҙ бәйләнештә. балаға һәр объекттың матурлығын, сафлығын күрһәтеү, уларҙы беҙҙең кескәй туғандарыбыҙ итеп күрә белеү
Эшмәкәрлек . Экологик белем бала өсөн аңлайышлы булырға тейеш. Балаға тәбиғәтте Һаҡлар өсөн нимә эшләргә кәрәклеген аңлатыу мөһим. Бала көсө еткәнсе экологик акцияларҙа ҡатнашһын.
Бөтөнлөк. Был принцип уратып алған донъяны бер бөтөн итеп ҡабул итеүҙе күҙаллай.
Регионализм. Региональ ысынбарлыҡты танып белеүҙе күҙаллай.
Системалылыҡ. Ябайҙан ҡатмарлыға һәм системалы рәүештә белем биреүҙе аңлата.
Күсәгилешлек.
Интеграция.
Экологик тәрбиә биреү йөкмәткеһе балалар баҡсаһы үҙләштергән “Кеше һәм тәбиғәт” методик ҡулланмаһында асыла.
Экологик тәрбиә биреүҙә төп методик алым – күҙәтеү. Әммә күҙәтеү аша алған белемдәр балаларҙың аңына һеһен өсөн, белемдәрҙе төрлө эшмәкәрлектәрҙә нығытырға тәҡдим ителә: һүрәтләү, музыкаль эшмәкәрлектә, театр, эҙләнеү – тикшеренеү эшмәкәрлектәрендә һ.б.
Шуға күрә, тағы бер методик алым – интеграциялы тәбиғи белем биреү эшмәкәрлектәре үткәреү. Йәки бер – береһе менән тығыҙ бәйле эшмәкрлектәр ҙә эффектлы була.
Зараф
 
Сообщения: 10
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 18:25

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Файзерахманова » 17 ноя 2017, 18:00

Республикабыҙҙа экологияға ҙур зыян килә. Шуға күрә Башҡортостан тәбиғәт байлыктарын һаҡлауға ҙур иғтибар бирә. Тирә-яҡты тагы ла йәшелләндереү, ауылыбыҙҙы гөлдәр баҡсаһы итеү – киләсәк маҡсатыбыз.

Милләтебеҙ борон-борондан тыуған ергә, туған тупраҡ төшөнсәһенә, уның байлыҡтарына хөрмәт тәрбиәләгән, һаҡсыл эш итәргә ҡушҡан. Ауыл кешеһе өсөн тәбиғәт – эш урыны, муллыҡ сығанағы, уртаҡ һуҡмаҡ, уртаҡ хәтер, иҫтәлектәр биләмәһе. Һәр һукмаҡ, аҡлан, һәр шишмәнең исеме булыу, уларга бағышлап йырҙар сығарыу, иҫтәлектәр һаклау, тәбиғәт тураһында ҡайғыртып, «Экологик һуҡмаҡтар» буйынса эш алып барыу – ул тәбиғәт менән килешеп, үҙеңде тәбиғәттең бер өлөшө, йән киҫәге итеп ҡарау, уны хөрмәт итеү һәм уға ҡарата яратыу хисе тәрбиәләү.
Файзерахманова
 
Сообщения: 5
Зарегистрирован: 25 сен 2012, 09:20

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Резеда Гизатуллина » 17 ноя 2017, 17:26

Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрендә тыуған яҡты өйрәнеү өсөн күп мөмкинлектәр бар. Үҙ туған телең, әҙәбиәтең, мәҙәниәтең аша тәрбиәнең төп нигеҙҙәре һалына тиһәк тә хаталанмабыҙ. Халҡыбыҙҙың меңәр йылдарға һуҙылған тарихына күҙ һалһаҡ, тыуған яҡ, изге төйәк йәшәү урыны ғына түгел, йәшәү сығанағы, белем һәм тәрбиә өлкәһендәге төп «дәреслек» хеҙмәтен дә үтәгән.
«Башҡорт урман эргәһенән барһа – урмандар тураһында, тау буйлап барһа – тау тураһында, йылға буйлап барһа, йылға тураһында йырлай. Ағасты ул һылыу ҡыҙ менән , ҡырҙағы сәскәләрҙе уның күҙҙәре менән, күлдәгенең төҫө менән сағыштыра»,-тигән Башҡортостанды өйрәнеүсе рус ғалимы Р.Г. Игнатьев. Был һүҙҙәрҙә халыҡтың үҙ тыуған төйәген идеаллаштырыуын, изгеләштереүен, рухи донъяһы менән бәйләнеүен күрәбеҙ. Ул ғына ла түгел, Башҡортостандың һәр төбәге, үҙәге, тауы, йылғаһы, туғайы, үҙәне, уйһыуы халыҡтың үткән тормошон сағылдырған легендаға, йырға, бәйеткә бәйле тарих һаҡлай. Борон-борондан өлкән быуын вәкилдәре үҙҙәренән кеселәргә шундай фәһемле тарихты һөйләгәндәр, уларға тыуған ер, төбәк тураһында белем биргәндәр, шул урынға ҡарата һөйөү тәрбиәләгәндәр, һәр ерҙең үҙенә генә хас матурлығын күрергә өйрәткәндәр
Мин, башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрендә, ерле материалды файҙаланып, тыуған төйәккә һөйөү тәрбиәләргә, уның тарихына, ер-һыу атамаларының килеп сығышына иғтибар бүлергә тырышам.
Минең ҡарашҡа, бөгөнгө көндә был бик актуаль, сөнки халҡыбыҙ йәшәгән урынын, килеп сығышын, тарихи үҫеш юлын, мәҙәни дәрәжәһен, ғөрөф-ғәҙәттәрен, йола-ҡанундарын, тормош-көнкүрешен, дини ышаныуҙарын, географик мөхит менән тарихи бәйләнешен асыҡларға тейеш. Барлыҡ төр географик берәмектәрҙе өйрәнеү, халҡыбыҙҙың борондан ҡулланып килгән тел ынйыларын берәмтекләп барлау, телдең хужаһы булған халыҡ тарихын объектив тикшереү һәм яҙыу өсөн баһаһы булмаған ҡиммәтле мәғлүмәттәр бирә.

Башҡорт теле дәресләректәрендә тәбиғәтте һаҡлау, халыҡтың тәбиғәт менән бәйле байрамдары тураһында бик күп текстар, күнегеүҙәр бар. Мәҫәлән, 5-се класс дәресләегендәге генә “Башҡортостан йылғалары”,” Ағас, сәскә,тупраҡ, ҡояш...”, “Беҙ тәбиғәт менән бергә” , “Ҡоштар – беҙҙең дуҫтарыбыҙ”, “Тәбиғәтте һаҡлағыҙ !”, “Ҡоштоң ғүмере- йырында”, “Ҡуҙғалаҡ, йыуа байрамы “ тигән текстар бар. Тәбиғәтте һаҡлау , йыл миҙгелдәре темаһына бик күп шиғырҙар ҙа бирелгән. Дәрестәрҙә мотлаҡ рәүештә тәрбиәүи әңгәмәләр, диалогтар индерегә кәрәк.Тиҙәйткестәр, артикуляцион күнегеүҙәрҙе лә ошо тема менән бәйләп алырға була. Өйгә Башҡортостан ҡурсаулыҡтары, йылға, күлдәре, Ҡыҙыл китапҡа индерелгән үҫемлек һәм хайуандар тураһында белешмәләр төҙөү, экологик плакаттар төшөрөү, китапсыҡтар төҙөтөү , кроссворд, ребустар бирергә була.
Резеда Гизатуллина
 
Сообщения: 3
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 17:03

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Алия Сахиулловна » 17 ноя 2017, 16:57

Экология - «йәнле тәбиғәттең бер береһе менән үҙ – ара һәм уратып алған мөхиткә ҡарата бәйләнеше». Беҙҙе уратып алған донъя бай, матур, һәм төрлө. Ә уҡыусы бала тирә - йүнгә ҡарата асыҡ, ышаныслы ҡарашта. Шуға күрә лә өлкәндәрҙең бурысы – баланы был донъяға индереү, уның матурлығын, ҡабатланмаҫлығын асыу, тәбиғәтте яратырға һәм һаҡларға өйрәтеү.

Экологик культура тәрбиәләү – тәбиғәт менән аралашыу формаларына өйрәтеүҙең оҙон – оҙаҡ юлы ул. нисек экологик тәрбиә биреү иртәрәк башланһа, шунса һөҙөмтәләр ҙә йәһәтерәк күренә. Шулай булған экологик тәрбиә биреүҙе лә балаларҙың тәүге аҙымынан башларға кәрәк.

Балаларға экологик белем биреү – экологик культура формалаштырыу буйынса белем тәрбиә биреүҙең өҙлөкһөҙ барышы. Тәбиғәттә булған бәйләнештәрҙе аңлау, бөтә йән эйәләренә, үҙ һаулығыңа ҡарата ыңғай ҡараш, кеше ҡулы менән эшләнгән донъяға ҡарата һаҡсыл ҡараш – былар барыһы ла экологик культураны тәшкил итеүселәр.

Тимәк, экологик тәрбиә , экологик белем биреү хәҙерге заманда иң актуаль проблемаларҙан һанала. Сөнки, тик экологик үҙ аңлы, экологик мәҙәниәтле кеше генә Планетаны һәм унда йәшәүсе кешеләрҙе хәҙерге заман катастрофик хәленән сығара ала. Экологик белем биреүҙең бала үҫешенә лә ҙур йоғонтоһо бар. Юғары экологик культуралы педагогтар ғына балаларҙың аң – зиһенен үҫтереүҙә, ихтыяр көс тәрбиәләүҙә ҙур роль уйнай. Был йәһәттән әҙәбиәт дәрестәрендә Ноғман Мусиндың әҫәрҙәре бик фәһемле, уның әҫәрҙәре тәбиғәткә ҡарата һаҡсыл ҡараш, тәбиғәтте яратырға өйрәтә.
Алия Сахиулловна
 
Сообщения: 2
Зарегистрирован: 27 сен 2012, 02:30

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Идрисова Гульназ » 17 ноя 2017, 16:27

Экологик тәрбия бирүдә сыйныфтан тыш эшләрнең роле дә бик зур. Мәктәптә оештырылган чараларда да укучыларыбыз актив катнаша. Мәсәлән, экосумкалар тегү, “Чиста йорт” проекты төзү, “Җир көне” оештыру, мәктәп тирәсен тәртипкә китерү, класс сәгате һәм линейкалар үткәрү, “Яшә, чыршы!” акцияләре оештыру, микрорайонда экологик эчтәлектәге плакатлар элү, укучылар һәм олылар арасында әңгәмәләр оештыру.
Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләр үсүен, матур-матур кошлар сайравын, язын гөрләвекләр агуын күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Без, укытучылар, табигатьнең шундый гүзәллеген кечкенә чактан ук күрергә, сөенеп яшәргә өйрәтергә тиешбез
Идрисова Гульназ
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 15:55

Пред.След.

Вернуться в Экологическое воспитание на уроках родного языка и литературы

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 0