Идрисова Гульназ » 17 ноя 2017, 15:59
Мәктәп һәм экологик культура – бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган төшенчәләр. Педогоглар алдында укучыларга экологик белем бирү: укучыларның дөньяга карашларын киңәйтү, табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган җиребезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү - иң төп максатларның берсе. Аларны тормышка ашыру өчен, нәтиҗәле алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып, эзлекле эш алып барырга кирәк.
Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү. Соңгы елларда белем бирү процессында кулланылган алдынгы технологияләр арасында проект төзү методы әһәмиятле урын били.
Проект эше, мәктәптә теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә башкарыла торган мөстәкыйль иҗади эш. Бу метод белән эшләгәндә, укучы актив рәвештә уйлау, фикерләүгә тартыла. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Проект эшмәкәрлеге укучыга автор, башкаручы ролен үтәргә мөмкинлек бирә, иҗади сәләтен үстерә, тирә-якны танып белү генә түгел, ә тел белемен киңәйтергә дә йогынты ясый. Проект методы белән укытуның максаты: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, укучыны шәхес итеп тәрбияләү. Бу метод укучыга мөстәкыйль иҗади эшләр өчен шартлар тудыра, ә укытучыга ярдәмче булырга мөмкинлек бирә.
Минем фикеремчә, проект дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук үткәрә башларга кирәк. Әлбәттә,1-2 нче сыйныф укучылары, яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, проект эшчәнлеген тулысынча башкара алмыйлар. Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү уен формасында алып барыла.Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була. 1-2 нче сыйныфлар проект дәресләрне үти алмасалар да, бу әле мини-проектлар үткәреп булмый дигән сүз түгел. Моның өчен укытучы билгеле бер алгоритм бирә, ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр. Башлангыч сыйныфларда, экологик тәрбия бирү максатыннан, шундый темалар тәкъдим итәргә була: “Ел фасыллары”, “Табигать һәм без”,“Дару үләннәре”,“Алар Кызыл китапта”,“Урманны саклагыз!”,“Канатлы дусларыбыз”,“Экологик викторина”, һ.б.
Укучыларның эш нәтиҗәсе күп очракта рәсемнәр, плакатлар була. Алар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырырга тырышалар, кыска җөмләләр яки сүзләр ярдәмендә аңлатма кертәләр.
Баланын табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны фән дөньсына ничек алып керергә, аларны проект һәм тикшеренү эшләренә ничек җәлеп итәргә? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем- күнекмәләр генә түгел, тәвәккәллек һәм фидакарьлек таләп итүне дә сорый.
“Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр!” - дип язган Г.Ибраһимов.
Проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора.