Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Модераторы: Куватова Г.Д., Сулейманов Р.Ф.

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Идрисова Гульназ » 17 ноя 2017, 16:26

“Тирә-ягың Кавказ тауларыдай,
Суларың бай чуртан балыкка.
Гүзәллегең моң чишмәсе булып,
Көч-дәрт өсти эшчән халыкка,” дип якташыбыз Ә.Бикмәтова Кандракүл турында язган. Аның матур табигате, тирән суы республикабызның гына түгел, башка өлкә халкының да игътибарын җәлеп итә. Ләкин моның икенче ягы да бар: җәйге эсседә суда һәм яр буенда кеше күп булу сәбәпле, күлебез суы пычрана һәм тирә-ягы чүп өеменә әверелә. Соңгы өч-дүрт ел эчендә күпләр аны үз файдасы өчен генә куллана, ә киләчәк буыннарга калсын дигән уйны башына да китерми.
Хөкүмәтебез игълан иткән Тирә-як мохитне саклау елыннан башлап әйтелгән тәртипсезлекләргә юл куелмасын, Кандракүл табигать паркы коллективына ярдәм итәргә әзер торырдай берәм-сәрәм кешеләр ниһаять артсын иде, дигән сүзләр укучыларны ныграк уйланырга мәҗбүр итә.
Идрисова Гульназ
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 15:55

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Идрисова Гульназ » 17 ноя 2017, 16:19

Әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган. Чишмә башларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.
Чишмәләр – барлык төр сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылларда ямь калмаячак. Әдәби әсәрләрдә дә һәрберебезне борчыган шул проблема чагылдырыла, ул - экология мәсьәләсе. Мәсәлән, халык шагыйре Фәнис Яруллин “Ярсу чишмә” шигырендә болай яза:
Була кайчак пычратучылар да
Саф чишмәнең суын.
Сафлыгыңны саклап калулары
Кыен, бик тә кыен.
Хәзерге татар поэзиясенең күренекле вәкилләреннән берсе Лена Шагыйрьҗан “Чишмә эзлим” әсәрендә:
Су алырга төшсәм тау астына,
Бу ни хикмәт: чишмә югалган!..
Улаклардан ташып моң түгелә,
Тирәкләргә сагыш уралган.- дип яза.
Чишмәләрне халкыбыздагы чисталыкны, сафлыкны күрсәтү өчен чагыштыру итеп кулланалар. Саф һәм пакь, киң күңелле кеше турында сөйләгәндә, гадәттә, чишмә суы сафлыгы да күздә тотыла.
Хәзер яшәвен дәвам итә торган авыллар бай һәм матур, һәр йорттан транспорт чыга. Ә табигать ярлылана, урамнарда чирәм, үлән үсми, чишмә чыганакларын чистартып тормагач кибәләр.
Кызганычка каршы, хәзерге вакытта элек-электән килә торган традиция юкка чыга бара. Чишмәләрне чистартуга, саклап калуга әһәмият аз бирелгән урыннар еш очрый. Техника үскән саен, табигатькә зыян күбрәк килә. Чишмәләрне чистартып, тирә-юненә кечкенә генә агачлар утыртып була. Ләкин моның өчен күңел кирәк, туган төбәгеңне ярату кирәк.
Идрисова Гульназ
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 15:55

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Идрисова Гульназ » 17 ноя 2017, 16:10

Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларнын берсе булып тора. Чөнки сулаган hавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиешбез. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга?
Кешене туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген ярдәм көтә. Шушы нисбәттән халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән.
22 нче март – Бөтендөнья су көне
1922 нче елдан башлап һәр елны дөньяда Су көне билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең максаты – эчә торган суның җитмәвенә игътибарны арттыру, су ресурсларының кирәклеген раслау һәм аларны дөрес куллану.
1 нче апрель – Халыкара кошлар көне
Балалар арасында “Ел фасыллары” исемле күргәзмәләр оештырыла. “Барлык кошлар да безгә кайталар” дигән интерактив уенда укучылар бездән җылы якка очып китүче кошлар турында гына белеп калмыйча, сакланучы кошлар коллекциясе белән дә таныша алалар. Уңган-булганнар исә, үз куллары белән кошларга өй ясарга өйрәнәләр. “Кошлар әлифбасы” дип исемләнгән викторинада балалар үзләренең белемнәрен сыный ала.
22 нче апрель – Халыкара җир көне
Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көн җирдә яшәүчеләргә экологик катастрофалар турында искә төшерә. Мәктәп укучылары Кызыл китапка кертелгән җәнлекләр һәм үсемлекләр турында белешмәләр белән таныша.
5 нче июнь - Экологлар көне
Экологлар көне барлык әйләнә-тирә мохитне саклаучы белгечләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең һәм экологларның профессиональ бәйрәме. Бу көнне туган як табигате белән танышу уңаеннан, безнең якта сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган җәнлекләр һәм үсемлекләр турындагы гыйлемнәрне арттыру йөзеннән мәдәни-гыйльми чаралар үткәрелә.
26 сентябрь- Бөтендөнья диңгез көне
Кешелек балыкларны күпләп тотып, суын пычратып табигатькә зур зыян китерә. Ике мөһим мәсьәлә тора - диңгездә хәвефсезлек чараларын булдыру, диңгез суының нефть белән пычрануын туктату чараларын карау.
4 нче октябрь – Халыкара җәнлекләрне яклау көне
Бу көнне балалар өчен экологик бәйрәм үткәрелә. “Җанлы кәгазь” дип исемләнгән мастер-класс вакытында укучылар үз куллары белән “Бәхет кошын” ясый алалар. Ә соңыннан “Балаларга җәнлекләр турында” дип исемләнгән викторина оештырыла.
Идрисова Гульназ
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 15:55

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Идрисова Гульназ » 17 ноя 2017, 15:59

Мәктәп һәм экологик культура – бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган төшенчәләр. Педогоглар алдында укучыларга экологик белем бирү: укучыларның дөньяга карашларын киңәйтү, табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган җиребезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү - иң төп максатларның берсе. Аларны тормышка ашыру өчен, нәтиҗәле алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып, эзлекле эш алып барырга кирәк.
Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү. Соңгы елларда белем бирү процессында кулланылган алдынгы технологияләр арасында проект төзү методы әһәмиятле урын били.
Проект эше, мәктәптә теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә башкарыла торган мөстәкыйль иҗади эш. Бу метод белән эшләгәндә, укучы актив рәвештә уйлау, фикерләүгә тартыла. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Проект эшмәкәрлеге укучыга автор, башкаручы ролен үтәргә мөмкинлек бирә, иҗади сәләтен үстерә, тирә-якны танып белү генә түгел, ә тел белемен киңәйтергә дә йогынты ясый. Проект методы белән укытуның максаты: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, укучыны шәхес итеп тәрбияләү. Бу метод укучыга мөстәкыйль иҗади эшләр өчен шартлар тудыра, ә укытучыга ярдәмче булырга мөмкинлек бирә.
Минем фикеремчә, проект дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук үткәрә башларга кирәк. Әлбәттә,1-2 нче сыйныф укучылары, яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, проект эшчәнлеген тулысынча башкара алмыйлар. Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү уен формасында алып барыла.Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була. 1-2 нче сыйныфлар проект дәресләрне үти алмасалар да, бу әле мини-проектлар үткәреп булмый дигән сүз түгел. Моның өчен укытучы билгеле бер алгоритм бирә, ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр. Башлангыч сыйныфларда, экологик тәрбия бирү максатыннан, шундый темалар тәкъдим итәргә була: “Ел фасыллары”, “Табигать һәм без”,“Дару үләннәре”,“Алар Кызыл китапта”,“Урманны саклагыз!”,“Канатлы дусларыбыз”,“Экологик викторина”, һ.б.
Укучыларның эш нәтиҗәсе күп очракта рәсемнәр, плакатлар була. Алар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырырга тырышалар, кыска җөмләләр яки сүзләр ярдәмендә аңлатма кертәләр.
Баланын табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны фән дөньсына ничек алып керергә, аларны проект һәм тикшеренү эшләренә ничек җәлеп итәргә? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем- күнекмәләр генә түгел, тәвәккәллек һәм фидакарьлек таләп итүне дә сорый.
“Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр!” - дип язган Г.Ибраһимов.
Проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк. Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора.
Идрисова Гульназ
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 15:55

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение cfylhf » 17 ноя 2017, 15:56

Башланғыс кластарҙа экологик культураһын тәрбиәләүгә төрлө проекттар алымы ҡулланырға . Был бик һөҙөмтәле алым.
Мәҫәлән, “Аҡ ҡайын” проекты. Уҡытыусы балалар менән бергә ҡайынды күҙәтеү ойоштора. Сезонлы тәбиғәт күренештәре аша ҡайындың үҙгәреүен күҙәтәләр. Ҡайын образы – Рәсәй образы булараҡ һүрәтләү һәм музыкаль эшмәкәрлектәрҙә нығытыла. Ҡайын тураһында шиғыр эҙләп балаларға ятларға ҡушырға, мәҡәлдәр һәм әйтемдәр алып килергә тәҡдим ителә.Халыҡ медицинаһында ҡайынды нисек ҡулланырға була, шул турала материал алып килергә ҡушыла. Бындай методтар менән эшләү балаларға теманы яҡшы аңларға ярҙам итә.
Тәбиғәт менән таныштырыуҙа дидактик уйындар ҙур урын биләй.
cfylhf
 
Сообщения: 3
Зарегистрирован: 16 ноя 2017, 07:57

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Luza » 17 ноя 2017, 14:43

Основной задачей экологического образования является не столько усвоение экологических знаний, сколько обучение решению экологических проблем, которое должно быть направлено на достижение конкретных положительных изменений в состоянии окружающей среды. Я считаю, что экологическое воспитание надо начинать с того момента, когда ребенок стал понимать человеческую речь. Наблюдая за миром природы вместе с детьми, на уроках родного языка очень важно показать все стороны своих взаимоотношений с природой, чтобы, общаясь с ней, дети учились видеть прекрасное в обычном, бережно относиться к родной природе. Что ждет нас в будущем, если не перестанем беспечно относиться к природе и к тому, что она нам дает? Выживет ли человек, если лишится самого дорогого и необходимого? Экологический кризис коснулся всех стран и народов, всем нам придется неизбежно принимать меры, чтобы сохранить нашу прекрасную планету.
Luza
 
Сообщения: 2
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 14:41

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Фанзиля Газизова » 17 ноя 2017, 13:40

Башҡорт теле һәм туған теле дәрестәрендә экологик проблема һорауына ла иғтибар итергә кәрәк, тип иҫәпләйем. Башҡортостан Рәсәйҙә иң матур тәбиғәтле урында урынлашҡан. Беҙҙең байлығыбыҙ, тәбиғәтебеҙ менән ҡалған бер ниндәй республика ла һынаша алмай. Тыуған төйәгебеҙ Башҡортостан — таулы ил, урманлы ла далалы ил. Мәғрур Урал тауҙары ил уртаһынан алтын умыртҡа һымаҡ теҙелгәндәр. Ер йөҙөндәге иң боронғо тауҙар ул - Урал тауҙары. Бөрйән районындағы сал Шүлгәнташ мәмерйәһе ни тора. Был беҙҙең бер генә миҫал. Башҡортостан бик күп тауҙарға бай: изгеләрҙән изге Йөрәк тау, Ҡуш тау, Шәке тау, Торатау улар. Торатауҙы халҡыбыҙ Ер Терәге йәғни Күк көмбәҙен терәп торған бағана итеп һанаған. Торатау шихан тауҙарының береһе.Былар барыһы ла беҙҙең ата-бабалаҙан тороп ҡалған ҡомартҡыларыбыҙ. Был тиклем байлыҡты, һозурлыҡты күпме генә аҡса түләһәләр ҙә һатып алып булмай, был һатылмай тоған, Хоҙайҙан бүләк ителгән матурлыҡ. Уларҙы беҙгә һаҡларға, бысратмаҫҡа, ә тик ул ерҙәрҙә барып матур ял итеп, сәйәхәт итеп ҡайтырға була. Был тиклем матурлыҡ, байлыҡ менән беҙгә ғорурланырға, һаҡларға киләсәк быуынға тапшырырға ғына ҡала. Уҡыусыларҙа был сифаттарҙы тәрбиәләгәндә "ҡоро һүҙ" менән генә тороп ҡалмаҫҡа, ә мөмкинселлек булған саҡта, уҡыусылар менән бергә экскургияларға барғанда, был сифаттарҙы практик рәүештә тәрбиәләргә кәрәк.
Фанзиля Газизова
 
Сообщения: 2
Зарегистрирован: 16 ноя 2017, 16:00

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Лиля Шаяхметова » 17 ноя 2017, 13:25

Школа должна воспитать поколение, готовое держать в своих руках экологическое будущее не только нашей страны, но и всего мира. На всех уроках без исключения, в том числе и на уроках родного языка, нужно вести природоохранительные беседы. Цель каждого педагога - привить детям чуткое отношение к природе, родному краю, воспитать в каждом ученике чувство ответственности за всё, что разрушительно действует на экологию.
Лиля Шаяхметова
 
Сообщения: 9
Зарегистрирован: 16 ноя 2017, 17:18

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Зинатуллина Фируза » 17 ноя 2017, 12:56

Барыбыҙҙа белеп торабыҙ,бөгөнгө проблемаларҙың иң мөһиме- экологик проблемалар. Был проблемалрҙы еңеп сығыу өсөн һәр бер кешелә экологик тәрбиә булырға тейеш, ә был тәрбиә бәләкәйҙән үк башлана. Иң беренсе балалар баҡсаһында, шунан инде мәктәптә. Башҡот теле һәм әҙәбиәте дәрестәрендә тәбиғәт тураһында әҫәрҙәр бик күп, шул әҫәрҙәрҙе анализлағанда мотлаҡ экологик проблемаларға иғтибар итергә кәрәк. Р.Бикбаевтың "Һыуһаным- һыуҙар бирегеҙ" поэмаһы, "Бөрйән ҡарағайы", Ш. Янбаевтың "Дегәнәк", Ә. Хәмәтдинованың "Йәшел дарыухана" хикәйәләре һәм башҡа бик күп әҫәрҙәр кеше менән тәбиғәттең тығыҙ бәйләнешен күрһәтә, тәбиғәткә һаҡсыл булырғә кәрәклеген өйрәтә.
Зинатуллина Фируза
 
Сообщения: 7
Зарегистрирован: 16 ноя 2017, 06:37

Re: Экологическое воспитание на уроках родного языка и ...

Сообщение Фаттаховаа » 17 ноя 2017, 10:12

Мәктәп һәм экологик культура –бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган төшенчәләр. Педогоглар алдында укучыларга экологик белем бирү: укучыларның дөньяга караш даирәләрен киңәйтү, аларны табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган җиребезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү - иң төп максатларның берсе. Аларны тормышка ашыру өчен, нәтиҗәле алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып, эзлекле эш алып барырга кирәк.

Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү катлаулы һәм дәвамлы педагогик процесс. Экология, фән буларак, мәктәпнең укыту программасына кертелмәгән. Шуңа күрә экологик проблемаларны табигать фәне дәресләрендә һәм түгәрәкләрдә генә түгел, ә башка фәннәрдә дә, аерым алганда татар теле һәм әдәбият дәресләрендә дә өйрәнергә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре экологик темага язылган бөтен әдәбиятны колачлый алмый, әлбәттә. Ләкин ул шактый күләмдәге әсәрләр белән таныштыра, экологик темаларга мөрәҗәгать итү алшартларын, аларның үзенчәлекләрен билгели. Моннан тыш, китаплар укырга мәҗбүр итә. Укучыларга милли, әхлаки тәрбия белән бергә, экологик белем һәм тәрбия бирүнең үрелеп баруы мөһим шарт булып кала.
Фаттаховаа
 
Сообщения: 1
Зарегистрирован: 17 ноя 2017, 10:02

Пред.След.

Вернуться в Экологическое воспитание на уроках родного языка и литературы

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 0