Сулейманов Р.Ф. » 09 фев 2016, 04:47
МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ
Әй, гомернең узуын гына күр әле син, әкәмәт…
Бераздан әтисе белән теге абзый, нәрсә турындадыр сөйләшеп, арттарак калдылар. Ә Гөлбану, арбага утырган килеш, урманны күзәтеп бара.
– Ай-яй, бу агачның яфраклары сап-сары булган. Абау, әнә тегендә кызыл яфраклар да бар. Ай-һай зур икән урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Якында гына тукран агач чукый: тук-тук, тук-тук… Ә арба, әле бер, әле икенче ягына авыша-авыша, шыгыр-шыгыр килеп бара. (М.Хәсәнов)
ИСЕМ
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә.
3. Санын әйтергә.
4. Килешен әйтергә.
5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын әйтергә.
6. Кайсы сүзгә иярүен, яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен әйтергә.
Тикшерү үрнәге.
урманны
Исем, мөстәкыйль сүз төркеме, уртаклык исем, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнмәгән, күзәтеп бара фигыленә ияргән, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.
ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬ (хикәя, шарт, боерык фигыльләр)
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә.
3. Төркемчәсен билгеләргә.
4. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.
5. Зат-санын күрсәтергә.
6. Юнәлешен билгеләргә.
7. Заман белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә. Төрләнсә, заманын билгеләргә.
8. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.
9. Ясалыш төрен әйтергә.
Тикшерү үрнәге.
калдылар
Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышлы; хикәя фигыль, барлыкта, III зат, күплек санда, төп юнәлештә, заман белән төрләнә, билгеле үткән заманда, җөмләдә хәбәр (әтисе белән теге абзый калдылар), тамыр сүз.
ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬ (сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив)
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә.
3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә.
4. Юнәлешен әйтергә.
5. Заман белән төрләнсә, заманын әйтергә.
6. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
7. Ясалыш ысулын ачыкларга.
Тикшерү үрнәге.
утырган
Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, заман белән төрләнә, үткән заманда, җөмләдә аерымланган хәл составында (арбага утырган килеш), тамыр сүз.
сөйләшеп
Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, хәл фигыльнең беренче төре, барлыкта, уртаклык юнәлешендә, заман белән төрләнми, җөмләдә аерымланган хәл составында (нәрсә турындадыр сөйләшеп), тамыр сүз.
ИСЕМ ФИГЫЛЬ
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен билгеләргә.
3. Барлыкта яки юклыкта булуын әйтергә.
4. Юнәлешен әйтергә.
5. Санын күрсәтергә.
6. Килешен билгеләргә.
7. Тартым белән төрләнү-төрләнмәвен әйтергә.
8. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
9. Ясалыш ысулын әйтергә.
Тикшерү үрнәге.
узуын
Фигыль, мөстәкыйль сүз төркеме, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, берлек санда, төшем килешендә, тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык (узуын күр), тамыр сүз.
СЫЙФАТ
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Дәрәҗәсен ачыкларга.
3. Исемләшү-исемләшмәвен әйтергә.
4. Кайсы сүз төркемен ачыклый икәнен әйтергә.
5. Нинди җөмлә кисәге икәнен билгеләргә.
6. Ясалыш төрен әйтергә.
Тикшерү үрнәге.
кызыл
Сыйфат, мөстәкыйль сүз төркеме, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, исемне ачыклаган (яфраклар), җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
САН
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.
4.Төрләнү, төрләнмәвен әйтергә.
5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
6. Ясалыш төрен әйтергә.
Тикшерү үрнәге.
икенче
Сан, мөстәкыйль сүз төркеме, тәртип саны, исемне ачыклый (якка); төрләнми, җөмләдә аергыч, тамыр сан.
РӘВЕШ
1.Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
4. Ниниди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
5. Ясалыш төрен ачыкларга.
Тикшерү үрнәге.
бераздан
Рәвеш, мөстәкыйль сүз төркеме, вакыт рәвеше, фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый (калдылар), җөмләдә вакыт хәле, кушма сүз.
АЛМАШЛЫК
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Төрләнү-төрләнмәвен әйтергә.
4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
5. Ясалыш төрен әйтергә.
Тикшерү үрнәге.
нинди
Алмашлык, мөстәкыйль сүз төркеме, сорау алмашлыгы, төрләнми, исемне ачыклый (агачлар), җөмләдә аергыч, тамыр сүз.
АВАЗ ИЯРТЕМЕ
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Мәгънәсен аңлатырга.
3. Җөмләнең нинди кисәге булуын билгеләргә.
4. Ясалышын аңлатырга.
Тикшерү үрнәге.
шыгыр–шыгыр
Аваз ияртеме, мөстәкыйль сүз төркеме, тәгәрмәч тавышын белдерә, рәвеш хәле составында, парлы сүз.
БӘЙЛЕК
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен әйтергә.
3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.
Тикшерү үрнәге.
белән
Бәйләгеч сүз төркеме, баш килешне (алмашлыкларда – иялек килешен) сораучы бәйлек, сүзләрне бәйли (әти белән теге абзый).
ТЕРКӘГЕЧ
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.
Тикшерү үрнәге.
ә
Теркәгеч, бәйләгеч сүз төркеме, тезүче теркәгечнең каршы куючы төре, җөмләләрне бәйли.
КИСӘКЧӘ
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
3. Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга.
Тикшерү үрнәге.
гына
Кисәкчә, модаль сүз төркеме, чикләүче кисәкчә, янында сүзенә карый.
ХӘБӘРЛЕК СҮЗ
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Хәбәрлек сүзнең мәгънәсен аңлатырга.
3. Җөмләдә нинди кисәк булуын ачыкларга.
Тикшерү үрнәге.
бар
Хәбәрлек сүз, модаль сүз төркеме, раслау мәгънәсе, яфракларның бар икәнен хәбәр итә, җөмләдә хәбәр.
ЫМЛЫК
1. Сүз төркемен билгеләргә.
2. Төркемчәсен әйтергә.
Тикшерү үрнәге.
ай-яй
Ымлык, модаль сүз төркеме, гаҗәпләнүне белдерә (ай-яй, сап-сары булган).