гульфия ф. » 10 фев 2013, 17:50
" сәләтле балалар" программасын тормышка ашыру буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак максатлы эш алып барам .Талантлы балаларны ачыклау ,күңелләрендә иҗади очкын кабызу-- минем төп бурычым. Укучыларымның район,республика күләмендә оештырылган төрле конкурс ,олимпиадаларда яулаган үңышлары шатландыра.
Тәҗрибә күрсәтүенчә, иҗади сәләтне үстерү -күпъеллык,системалы һәм тынгысыз хезмәт җимеше .Сәләтле балалар белән эшне дөрес оештырганда, тумыштан килгән зирәклек сәләткә әйләнә , ул үзен төрле яклап ача. Баланың нәрсәгә сәләтле булуын ачыкларга һәм шушы юнәлештә максат куеп, аңа ирешү өчен үз өстеңдә ныклы рәвештә эшләргә өйрәтергә кирәк.Шул ук вакытта , укытучы тырыш укучының уңышларын вакытында куреп ,тиешенчә бәя бирергә тиеш. Мәктәпне тәмамлаган укучы киләчәктә шушы юлдан дәвам итә икән, бу - укытучының хезмәт нәтиҗәсе.