Мәшһүр мәгърифәтче, галим, педагог Р.Фәхреддин хезмәтләрендә дә шундый юллар бар:
"Кешенең файдасыз сүзләрне куюы – иманы гүзәл булуының билгесе.
Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә-тирәне чолгап алган нәрсәләрне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр".