Риянова Забира писал(а):Минемчә,укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.
Сезнең белән тулысынча килешәм! Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре, милли традицияләре, шул төбәккә генә хас һөнәре, авылның тарихы бар. Еллар узган саен тарих ераклаша, аны вакыт тузаны сара. Менә шул тарихны чәчми-түкми яңа буын вәкилләренә җиткерүдә безгә ярдәмгә милли төбәк компоненты килә.Үз төбәгеңнең тарихын белми торып дәүләтеңнең тарихын өйрәнеп булмый. Һөр нәрсә кечкенәдән зурга таба үсеш ала.