Методические рекомендации
-
Сулейманов Р.Ф.
- Сообщения: 264
- Зарегистрирован: 27 окт 2015, 04:40
Re: Методические рекомендации
Орфографик сүзлектә сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә. Анда сүзнең басымы һәм язуда кыенлык тудырган кайбер формалары да бирелә.
г) Фразеологик сүзлектә бер төшенчә белдерүче тотрыклы сүзтезмәләргә аңлатма бирелә.
д) Диалектологик сүзлектә җирле сөйләшләрдәге (диалектлардагы) сүзләрнең аңлатмасы бирелә.
е) Терминнар сүзлегендә аерым өлкәгә караган төшенчәләргә (терминнарга) аңлатма бирелә.
Сүзлекләр җитәрлек булса, укучыларга эш биреп, күзәтүләр ясатырга кирәк.
г) Фразеологик сүзлектә бер төшенчә белдерүче тотрыклы сүзтезмәләргә аңлатма бирелә.
д) Диалектологик сүзлектә җирле сөйләшләрдәге (диалектлардагы) сүзләрнең аңлатмасы бирелә.
е) Терминнар сүзлегендә аерым өлкәгә караган төшенчәләргә (терминнарга) аңлатма бирелә.
Сүзлекләр җитәрлек булса, укучыларга эш биреп, күзәтүләр ясатырга кирәк.
-
Сулейманов Р.Ф.
- Сообщения: 264
- Зарегистрирован: 27 окт 2015, 04:40
Re: Методические рекомендации
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә сүзләрнең мәгънәләре татарча аңлатыла:
урманлы - урманы күп булган, урманга бай, урман белән капланган.
егетлек 1) яшьлек, егет чак; 2) кыюлык, батырлык, тәвәккәллек.
төш I. Йоклаганда элек үткән нәрсәләрне, вакыйгаларны, кешеләрне кабаттан күрү, кичерү халәте.
төш II. Көн уртасы, өйлә вакыты, көндезге унике сәгатьләр.
төш III. Кайбер үсемлекләрнең җимешләрендә каты кабыклы орлык.
төш IV. Аска таба хәрәкәт итергә боеру.
урманлы - урманы күп булган, урманга бай, урман белән капланган.
егетлек 1) яшьлек, егет чак; 2) кыюлык, батырлык, тәвәккәллек.
төш I. Йоклаганда элек үткән нәрсәләрне, вакыйгаларны, кешеләрне кабаттан күрү, кичерү халәте.
төш II. Көн уртасы, өйлә вакыты, көндезге унике сәгатьләр.
төш III. Кайбер үсемлекләрнең җимешләрендә каты кабыклы орлык.
төш IV. Аска таба хәрәкәт итергә боеру.
-
Сулейманов Р.Ф.
- Сообщения: 264
- Зарегистрирован: 27 окт 2015, 04:40
Re: Методические рекомендации
Сүзлекләр күп булганда, алар таратыла һәм дәрес азагында сүзлекләр буенча әңгәмә үткәрелә:
1. Сүзлекләрдә сүзләр нинди тәртиптә урнаштырыла?
2. Ничек уйлыйсыз, ни өчен сүзләр сүзлекләрдә алфавит тәртибендә урнаштырыла?
3. Сүзлекләрдә сүзләр алдында бер бүлекчә була. Ул ни өчен кирәк?
4. Татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр ни өчен кирәк?
Сүзлек төрләрен аңлатуны тәрҗемәле сүзлектән башлау уңайлырак була.
Русча-татарча сүзлектә рус сүзләре татарчага тәрҗемә ителә:
борьба – көрәш
лес – урман
племянница – сеңел, апа (бертуган яки туганнан туган кардәшнең кызы).
Тәрҗемәдә сүзнең синонимнары китерелә, туры тәрҗемәсе булмаса, аңлатма бирелә.
Татарча-русча сүзлектә татар сүзләре русчага тәрҗемә итеп бирелә:
болыт – облако, туча
кадерле – дорогой
оя – гнездо, нора
Монда да төгәл тәрҗемә итү, синонимнар китерү, аңлатма бирү ысуллары файдаланыла.
Сүзлектә күп мәгънәле сүзләр һәм омонимнар түбәндәгечә бирелә:
йомгак 1) клубок; 2) итог, вывод.
йорт 1) дом, здание, жилище; 2) двор, усадьба, хозяйство; 3) дом, предприятие, заведение, учреждение.
бар I – иди, шагай
бар II – есть, имеется
бар III – кафе
йөз I – лицо
йөз II – плавай
йөз III – сто (число)
Нәтиҗә: бер сүзнең күп төрле мәгънәләре гарәп цифрлары белән күрсәтелә һәм рәттән һәр лексик-семантик вариант (ЛСВ) теркәлә бара. Омонимнар төрле сүзләр булганга, аларның һәркайсы яңа юлдан бирелә, аерым-аерым тәрҗемә ителә һәм рим цифрлары белән күрсәтелә.

Сүзлекләр белән таныштыру өчен дәрескә төрле характердагы сүзлекләр алып керергә кирәк. Энциклопедик сүзлекләрнең үрнәге итеп «Татар энциклопедия сүзлеге» (Казан, 2002), филологик сүзлекләргә мисал итеп «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (1-3 томнар, Казан, 1977, 1979, 1981), тәрҗемә сүзлеге үрнәге буларак «Татарча-русча сүзлек» (Казан, 1998), һәм «Русча-татарча сүзлек» (Казан, 2002), орфографик сүзлекләргә үрнәк итеп А. Нуриева тарафыннан төзелгән «Орфография сүзлеге»н (Казан, 1983) һәм Ф. А. Ганеев җитәкчелегендә төзелгән «Орфография сүзлеге»н (Казан, 2002) алырга мөмкин. Дәрескә шулай ук Ш.С. Ханбикова һәм Ф.С. Сафиуллина тарафыннан төзелгән «Синонимнар сүзлеге»н (1999), Н. Исәнбәтнең «Татар теленең фразеологик сүзлеге»н (2 томда Казан, 1989; 1990), Р.Г. Әхмәтҗановның «Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге»н (Казан, 2000), Г.Ф. Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» (Татар исемнәренең тулы аңлатмалы сүзлеге, Казан, 1998) алып керә алганда, яхшы була.
-
Сулейманов Р.Ф.
- Сообщения: 264
- Зарегистрирован: 27 окт 2015, 04:40
Re: Методические рекомендации
Экранда антоним сүзләре булган әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗаты үрнәкләреннән өзекләр күрсәтелә һәм алардагы антоним парлар укучылардан таптырыла:
1. Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. (Г. Тукай)
2. Үлем түгел, яшәү көче булып
Хезмәт итсен җирдә атомнар. (Ш. Галиев)
3. Юньсез мактаныр, юньле сакланыр. (Мәкаль)
4. Гыйлемлек – нур,
Наданлык – хур. (Мәкаль)
Укытучы антонимнарның әдәби әсәрләрдә, бигрәк тә поэзиядә, мәкальләрдә сурәтләү чарасы буларак кулланылуы, аларның сөйләмне образлы, тәэсирле итүе турында кыскача нәтиҗә ясый ала.
1. Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. (Г. Тукай)
2. Үлем түгел, яшәү көче булып
Хезмәт итсен җирдә атомнар. (Ш. Галиев)
3. Юньсез мактаныр, юньле сакланыр. (Мәкаль)
4. Гыйлемлек – нур,
Наданлык – хур. (Мәкаль)
Укытучы антонимнарның әдәби әсәрләрдә, бигрәк тә поэзиядә, мәкальләрдә сурәтләү чарасы буларак кулланылуы, аларның сөйләмне образлы, тәэсирле итүе турында кыскача нәтиҗә ясый ала.
-
Сулейманов Р.Ф.
- Сообщения: 264
- Зарегистрирован: 27 окт 2015, 04:40
Re: Методические рекомендации
Укучылар омонимнарны күпмәгънәле сүзләр белән еш кына бутыйлар. Омонимнарның күпмәгънәле сүзләрдән аермаларын күрсәтү өчен экранда түбәндәге сүзләр чыгарыла (яки ачылмалы тактада алдан сүзләр языла) һәм шулар буенча әңгәмә үткәрелә:
салкын көн тәмле алма
салкын караш китапны алма
салкын мөнәсәбәт якты бүлмә
җылы өй фикерне бүлмә
җылы караш балчык изү
авыр йөк күлмәк изүе
авыр сагыш елгадагы сал
алтын табыла киемеңне сал
алтын чәч чишмә аксын
сереңне чишмә
Нәтиҗә: күпмәгънәле сүзләрнең мәгънәсендә уртаклык була, алар нинди дә булса билге охшашлыгы нигезендә барлыкка киләләр, ә омонимнар исә мәгънәләре буенча бер-береннән бик ерак булган предметларны, күренеш, процессларны атыйлар; алар яңгырашлары белән генә бер-берсенә охшаш булалар.
салкын көн тәмле алма
салкын караш китапны алма
салкын мөнәсәбәт якты бүлмә
җылы өй фикерне бүлмә
җылы караш балчык изү
авыр йөк күлмәк изүе
авыр сагыш елгадагы сал
алтын табыла киемеңне сал
алтын чәч чишмә аксын
сереңне чишмә
Нәтиҗә: күпмәгънәле сүзләрнең мәгънәсендә уртаклык була, алар нинди дә булса билге охшашлыгы нигезендә барлыкка киләләр, ә омонимнар исә мәгънәләре буенча бер-береннән бик ерак булган предметларны, күренеш, процессларны атыйлар; алар яңгырашлары белән генә бер-берсенә охшаш булалар.
-
Сулейманов Р.Ф.
- Сообщения: 264
- Зарегистрирован: 27 окт 2015, 04:40
Re: Методические рекомендации
Тәлгать тоткан бер тиен,
Мин Тәлгатьне үртимен:
- Менә сиңа ун тиен,
Бир син миңа бер тиен.
Тәлгать миңа әйтә: «Шаяртма,
Койрыгын тотма, тартма,
Кирәкми бер тиен дә,
Бирермен мин тиенне,
Бирермен бүләк итеп,
“Җанлы почмак”ка илтеп…(Ш. Гәлиев)
Текст белән танышкач, укучыларга түбәндәге сораулар куела ала:
- Тиен сүзләренең һәркайсысы нинди лексик мәгънәгә ия? (Алар нәрсәне белдерәләр?).
- Бу сүзләрнең мәгънә аермалыкларын ничек белергә була?
- Тиен сүзе күп мәгънәгә ияме, әллә бу сүзләр икенче тел күренешеме?
- Яңгырашлары буенча бер төрле булган, әмма төрле-төрле мәгънә белдерүче сүзләрне ничек атап була?
Укучылар тиен сүзләренең мәгънә ягыннан уртак булмауларына, ә бары тик аваздаш сүзләр генә булуларына төшенәләр. Укытучы ярдәмендә алар мондый сүзләрнең омонимнар дип аталуын танып беләләр. Димәк,
тиен I – җәнлек төре
тиен II – акча берәмлеге.

Укытучы: «Йөрәкнең таштан торуы мөмкинме? Бу очракта таш сүзенең мәгънәсен ничек аңлатыр идегез?» - дигән сораулар куя. Укучылар бәхәсләшеп алганнан соң, сөйләмдә сүзләрнең туры (төп) һәм күчерелмә мәгънәләрдә кулланыла алулары турында нәтиҗә ясыйлар: берәр предмет, күренеш, билге, эш-хәлне атый торган сүз чагыштыру, охшашлык яки уртак билгесе нигезендә икенче бер предмет, күренеш, процесска күчерелә, ягъни күчерелмә мәгънә барлыкка килә.
Укытучы әдәби әсәрләрдә һәм җанлы сөйләм телендә сүзнең күчерелмә мәгънәдә еш кулланылулары турында сөйли һәм якынча түбәндәге мисалларны китерә ала: усал караш, бөдрә каен, зәңгәр таң, җил улый, йокы басу һ.б. Ул шулай ук әдәби әсәрләрдән алынган мисалларны да медиапроектор аркылы экранда (яки ачылмалы тактада) күрсәтә һәм алардагы күчерелмә мәгънәдәге сүзләр өстендә әңгәмә үткәрергә мөмкин. Мисаллар:
Ап-ак кар яуды, дөньяны кер кунмаган йомшак мамык юрган каплады (Г. Әпсәләмов). Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам – юатучы, иркәләним дисәм, сөюче бер дә булмаган (Г. Тукай). Җиргә түшәлгән сары яфраклар өстендә кояшның алтын тәңкәләре уйный (Г. Бәширов).
Укытучы кайчандыр бер сүзне икенче предметка күчерү юлы белән ясалган, тик аларның күчерелмәлеге хәзерге вакытта онытылган һәм шул нигездә алар шул предметларның бердәнбер атамаларына әйләнү очракларын да искәрмә формасында әйтергә тиеш. Мәсәлән: самолет канаты, өстәл аягы, спектакльнең икенче пәрдәсе, тау башы, җирнең ясалма юлдашы һ.б.ш. сүзләр.

“Телдәге сүзләр бер генә мәгънәле яки күп мәгънәле булырга мөмкин. Бер генә мәгънәле сүзләр: дәфтәр, бодай, компьютер һ.б. Сүзләрнең күпмәгънәлелеге, гадәттә, нинди дә булса охшашлык нигезендә барлыкка килә. Шул нигездә бер әйбернең, күренешнең, хәрәкәтнең, билгенең атамасы икенче предметка, күренешкә, хәрәкәткә, билгегә күчерелә”.
Укучыларга түбәндәге сүзләр әйтеп яздырыла һәм сүзләрнең күпмәгънәлеге нинди охшашлык нигезендә барлыкка килгәнлеге ачыклана: агач тамыры, кан тамыры, сүз тамыры; авыр йөк, авыр мәсьәлә, авыр эш, авыр уйлар.
Укучыларга түбәндәге сүзләр әйтеп яздырыла һәм сүзләрнең күпмәгънәлеге нинди охшашлык нигезендә барлыкка килгәнлеге ачыклана: агач тамыры, кан тамыры, сүз тамыры; авыр йөк, авыр мәсьәлә, авыр эш, авыр уйлар.
-
Сулейманов Р.Ф.
- Сообщения: 264
- Зарегистрирован: 27 окт 2015, 04:40
Re: Методические рекомендации
Тел гыйлеменең сүзлек составын һәм аның аерым элементлары булган сүзләрне өйрәнә торган тармагы лексикология дип атала. Шул рәвешле, лексикологиянең төп өйрәнү предметы – сүз. Сүзләр, билгеле булганча, морфологиядә дә өйрәнелә. Әмма тел гыйлеменең бу ике тармагында сүзләрне өйрәнүнең юнәлеше, бурычлары төрле. Морфологиядә, мәсәлән, сүзләрнең төзелеше (сүз составы), төрләнеше һәм ясалышы өйрәнелә. Ә лексикологиядә сүзләрнең: а) мәгънәсе, ә) сүзлек составында тоткан урыны, б) килеп чыгышы, в) кулланылыш өлкәләре, г) кулланылыш дәрәҗәсе, д) экспрессив-стилистик төсмерләре һ.б. өйрәнелә.
Телдәге һәр мөстәкыйль сүз чынбарлыктагы нинди дә булса предметны, күренешне, процессны, билгене һ.б. атый. Бу – сүзнең лексик мәгънәсе була. Мондый сүз бер генә мәгънә белдерергә яки күп мәгънәле булырга, ягъни күчерелмә мәгънәләрдә кулланылырга мөмкин. Сүзләрнең күпмәгънәлелеген (полисемия күренеше), күп төрле күчерелмә мәгънәләрдә кулланылышын (метафора, метонимия, синекдоха һ.б.), омонимнарны, синонимнарны, антонимнарны өйрәнү, асылда, шул сүзнең мәгънәсен өйрәнүгә кайтып кала.
Лексикология бүлегендә аерым сүзләр һәм алар белдергән мәгънәләр генә өйрәнелеп калмый, ә теге яки бу телгә хас тулаем сүзлек составы, аның үсеш-үзгәреш закончалыклары да өйрәнелә. Телдә актив кулланышта йөргән сүзләр, тарихи сүзләр, архаизмнар, неологизмнар бар. Аларны өйрәнү – лексиканы кулланыш дәрәҗәсе ягыннан өйрәнү ул.
Башка телләрдәге кебек үк, татар телендә төп лексик фондны татар теленең үз сүзләре алып тора. Алар сүзлек составының нигезен, төп материалын тәшкил итә. Шуның белән бергә, төрле телләрдән алынган сүзләр дә шактый еш очрый. Телебездәге алынма сүзләр арасында рус теленнән, шулай ук гарәп һәм фарсы телләреннән кергәннәре аеруча күп. Рус теле аркылы телебезгә инглиз, француз, немец, итальян, грек һәм латин телләреннән дә сүзләр күпләп алынган.
Телнең сүзлек составы кулланылыш сферасы ягыннан да характерлана ала. Телдәге аерым төркем сүзләр шул телдә сөйләшүчеләрнең барысы өчен дә аңлаешлы, уртак була. Мондый зур, киң даирәле сүзләр төркемен гомумхалык лексикасы дип йөртәләр. Ә кайбер сүзләр исә аерым төбәкләрдә, аерым сөйләшләрдә генә яки аерым профессия кешеләре арасында гына кулланылышта йөри. Боларның беренчесен диалекталь лексика, ә икенчесен профессиональ лексика, ягъни профессионализмнар дип атыйлар. Болардан тыш, аерым социаль төркем кешеләре арасында гына кулланыла торган жаргон һәм арго сүзләр була. Соңгылары җиңел кәсеп белән һәм, иркеннән мәхрүм ителеп, сак астында яшәүчеләр телендә генә очрый.
Күчерелмә мәгънәдә кулланыла торган тотрыклы сүзтезмәләрне фразеологик берәмлекләр дип атыйлар. Алар да, тоташ бер төшенчәне белдергәнлектән, лексикологиядә өйрәнелә.
Сүзлекләр, аларның төрләре һәм сүзлекләрне төзү принциплары лексикологиянең бер тармагы булган лексикографиягә карый.
Мәктәптә укучыларны тел гыйлеменең лексикология һәм фразеология тармакларының башлангыч теоретик нигезләре белән таныштыру зур әһәмияткә ия.
Сүзләргә һәм аларның мәгънәләренә махсус игътибар юнәлтү укучыларның сүзлек байлыгын арттыруга хезмәт итә; сөйләмә һәм язма телдә сүзләрне мәгънә ягыннан төгәл сайлап алу, фразеологик әйтелмәләрне уңышлы куллану күнекмәләре бирә, матур әдәбият әсәрләренең телен сурәтләү чаралары ягыннан өйрәнүнең һәм һәртөрле стиль күнекмәләренең нигезе булып тора. Лексикология һәм фразеология бүлегендә укучылар шулай ук сүзлекләрнең төрләре белән танышалар, аңлатмалы сүзлекләр белән эш итәргә өйрәнәләр.