Методические рекомендации

Ответить
Габитова З.Г.
Сообщения: 822
Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17

Re: Методические рекомендации

Сообщение Габитова З.Г. »

С 10 по 12 января на базе Башкирской республиканской гимназии – интерната №1 имени Р. Гарипова прошла межрегиональная олимпиада по родному башкирскому языку и литературе, башкирскому языку как государственному среди обучающихся 9-11 классов общеобразовательных организаций.
В олимпиаде приняли участие 251 обучающийся из общеобразовательных организаций Республики Башкортостан, Курганской, Челябинской и Оренбургской областей. Участники выполнили следующие задания: работа над текстом, сочинение по заданной теме, тест.
В рамках мероприятия состоялась встреча с представителями средств массовой информации, творческой интеллигенции Башкирского государственного педагогического университета имени М.Акмуллы, Башкирского государственного университета, организован просмотр фильма "Бабич".
Церемония закрытия олимпиады состоялась 12 января, в которой приняли участие министр образования Республики Башкортостан Г.Р. Шафикова, заместитель министра образования Республики Башкортостан Г.Г. Шагиева, представители средств массовой информации, общественных организаций.
Победителями олимпиады стали учащиеся МОБУ Башкирский лицей им.М.Бурангулова с.Раевский МР Альшеевский район, МБОУ СОШ №6 г.Туймазы МР Туймазинский район, МОБУ СОШ с.Тубинский МР Баймакский район, МБОУ СОШ д. Аллабердино МР Тюльганский район Оренбургская область, ГБОУ Сибайская гимназия-интернат ГО г.Сибай, МОБУ СОШ имени М.Гареева с.Бишкураево МР Илишевский район, МОБУ СОШ №1 с.Бакалы МР Бакалинский район, МБОУ СОШ д. Аллабердино МР Тюльганский район Оренбургская область, МАОУ Башкирский лицей интернат №3 ГО г.Стерлитамак, МОБУ СОШ с.Байкибашевская МР Караидельский район, МБОУ СОШ №9 ГО г. Октябрьский, ГБОУ "Губернаторский многопрофильный лицей-интернат для одаренных детей Оренбуржья" г. Оренбург.
Габитова З.Г.
Сообщения: 822
Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17

Re: Методические рекомендации

Сообщение Габитова З.Г. »

9 – Р − 2016

1. Менә ул якындагы блиндажга күчеп тора башлады, чөнки монда телефон бар иде. (Х.Камалов) Иярен җөмләнең төрен билгеләгез.
а) иярчен урын җөмлә
ә) иярчен сәбәп җөмлә
б) иярчен аергыч
в) иярчен хәбәр җөмлә
2. Кем сабыр, шул җаен табар. (Мәкаль) Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.
а) иярчен аергыч җөмлә
ә) иярчен хәбәр җөмлә
б) иярчен ия җөмлә
в) иярчен тәмамлык җөмлә
3. Син аңла: мондый әсәр язарга ярамый. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.
а) аналитик б) аналитик-синтетик
ә) синтетик в) берсе дә түгел
4. Ул атасына охшаган ( ) күп сөйләми, эшли дә эшли. (Г.Әпсәләмов) Җөмләдә җәя урынына тыныш билгесенең куелышы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?
а) өтер куела
ә) сызык куела
б) ике нокта куела
в) бернинди дә тыныш билгесе куелмый
5. Бирелгән җөмләләр арасында кушма җөмлә бармы? Булса, билгеләгез:
а) Аңламагач, таякладылар (кыйнадылар).
ә) Мин аңламагач сөйләмәдем.
б) Бер аңлатты, ике аңлатты, аннан сөйләвен дәвам итте.
в) Аңлашылмаган урыннарын күреп, кабат төшендерде.
6. Ш. Камалның әсәрен дөрес билгеләгез.
а) “Буран алдыннан” б)“Буран басылгач”
ә) “Буранда” в) “Буран”
7. Һ. Такташ“Мокамай” поэмасында төп геройга болай эндәшә:
“Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм...”.
Асылда Сыркыды авылы халкы Мокамайны нәрсә урлауда гаепләгән була?
а) Бер кием чабата б) Арба тәгәрмәчен
ә) Бер капчык он в) Күршенең әтәчен
8. Татар әдипләреннән кем гомерендә дүрт мәртәбә фамилиясен алыштыра (Гөлзизин, Хәзрәтов, Кусинов, Туфан)?
а) Туфан Миңнуллин б) Хәсән Туфан
ә) Рабит Батулла в) Роберт Миңнуллин
9. Г. Исхакыйның “Җан Баевич” әсәренең жанрын билгеләгез.
а) Сатирик комедия б) Сатирик водевиль
ә) Сатирик драма в) Сатирик трагедия
10. Легенда латин теленнән кергән сүз. Ул нинди мәгънәгә ия?
а) Язылырга тиеш дигәнне аңлата
ә) Укылырга тиеш дигәнне аңлата
б) Таратылырга тиеш дигәнне аңлата
в) Сөйләнергә тиеш дигәнне аңлата

10 – Р − 2016
1. Алгы рәт сузык авазларыннан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез:
а) ә, у, е(э), ы, ү
ә) ү, а, о, и, ы, ә
б) а, у, е(э), ө, ы
в) ә, и, ү, е(э), ө
2. ъ аеру билгесе булып килгән сүзне билгеләгез:
а) тәкъдим
ә) микъдар
б) алъяпкыч
в) шәфәкъ
3. Басымы беренче иҗеккә төшкән сүзләр рәтен билгеләгез:
а) килә, кайтаваз, сибегез, җырлармын, баргач
ә) эшләгез, утырыгыз, кайтсын, кирәкми, кибәр
б) барыгыз, атла, байтак, выжылдау, көчлесең
в) гаять, бары, ләкин, никадәр, килмәгез, һичбер
4. Әнкәй сүзе нинди принципка нигезләнеп язылган?
а) фонетик принципка
ә) тарихи-традицион принципка
б) морфологик принципка
в) график принципка
5. Латин алфавиты татар теленең рәсми алфавиты итеп кайчан кабул ителә?
а) 1920 елда б) 1928 елда
ә) 1927 елда в) 1929 елда
6. Шигъри юлларның авторын атагыз.
“Мәйданга ул аена бер чыгар иде,
Йөзеннән пәрдәсен ачып куяр иде,
Олугъ-кечек, бай һәм юксыл карар иде, −
Соңра бер ай ашамыйча түзәр имди.”
а) Г. Кандалый б) С. Сараи
ә) Кол Гали в) Хисам Кятиб
7. “Җөмҗөмә Солтан” поэмасының авторын билгеләгез.
а) Кол Гали б) Мәхмүт Болгари
ә) Өмми Камал в) Хисам Кятиб
8. С. Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрендә кызның егетне күргәч борылып куюын нәрсәгә тиңли?
а) Күбәләкнең чәчкә тирәли әйләнүенә
ә) Кояш тирәли җирнең әйләнүенә
б) Сандугачның оясы тирәли әйләнүенә
в) Бүренең болан баласы тирәли әйләнүенә
9. Газәл жанрының традицион тематикасын атагыз.
а) Туган як б) Кемнедер чиксез мактау
ә) Мәхәббәт в) Аталар һәм балалар мөнәсәбәте
10. Түбәндәге әсәрләрнең кайсысы Мөхәммәдьярныкы түгел?
а) “Нәсыйхәт” б) “Төхфәи мәрдән”
ә) “Нуры содур” в) “Нәһҗел-фәрадис”

11 – Р − 2016

1. Кайсы төркемдә тамыр дөрес күрсәтелгән?
а) җырлау (җыр-) б) сөйлә (сөйлә-)
ә) шигърият (шиг-) в) уйларлык (уйла-)
2. Исем ясагыч кушымчаларны билгеләгез:
а) -ла/-лә, лан/-лән б) -чы/-че, -даш/-дәш
ә) -ча/-чә, -дай/-дәй в) -лы/-ле, -гы/-ге
3. Балакай, бәләкәй, дәү, тау, хикәят, әкият сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы белән ясалган?
а) сүзләрне кушу юлы белән
ә) сүз ясагыч кушымчалар ялгау юлы белән
б) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы белән
в) сүзләрнең аваз составын үзгәртү юлы белән
4. Синтаксик ысул белән нинди сүзләр ясала?
а) тамыр һәм ясалма
ә) кушма һәм парлы
б) кушма, парлы һәм тезмә
в) бары тик парлы
5. Ымлыклар ярдәмендә нәрсә белдерелә?
а) тавыш белдерелә
ә) теләк, ихтыяр белдерелә
б) хис, тойгы белдерелә
в) образ беледерелә
6. Зөбәйдә һәм Мәхмүт Һ. Такташның нинди поэмасыннан?
а) “Киләчәккә хатлар” б) “Мәхәббәт тәүбәсе”
ә) “Алсу” в) “Мокамай”
7. Г. Ибраһимовның нинди әсәре “Фәхрине үтереп ташладылар” дигән җөмлә белән башланып китә?
а) “Яз башы” б) “Яшь йөрәкләр”
ә) “Казакъ кызы” в) “Тирән тамырлар”
8. Түбәндәге юлларның авторын атагыз.
“Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр”.
а) М. Мирза б) М. Мәһдиев
ә) М. Җәлил в) М. Әгъләмов
9. Ф. Кәримнең “Разведчик язмалары”ндагы Акморат нинди милләт кешесе?
а) Татар б) Рус
ә) Башкорт в) Төрекмән
10. Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте дүрт хатка нигезләнгәне билгеле. Шул хатларның өченчесендә нинди вакыйгалар чагылыш тапкан?
а) Галия белән Искәндәрнең очрашуы
ә) Галия белән Искәндәрнең өйләнешүләре; балалары тууы, аерылышулары
б) Галиянең Әдрәс авылына балалары белән эшкә баруы; врач булып эшли башлавы; авыл халкының хөрмәтен казануы.
в) Совет хатын-кызларының гүзәл образлары сурәтләнүе; Вәли белән Галиянең очраклы очрашулары
Габитова З.Г.
Сообщения: 822
Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17

Re: Методические рекомендации

Сообщение Габитова З.Г. »

9 – Т − 2016

1. Борыны [борно]. Бу нинди фонетик күренеш?
а) ассимиляция б) элизия
ә) диссимиляция в) редукция
2. Ирен-ирен, ярым йомык, сонор тартык аваз:
а) [б] б) [w]
ә) [п] в) [м]
3. Кайсы төркем сүзләр тарихи сүзләргә керә?
а) ярлык, тархан, имана б) түбәләү, олагу, чор
ә) җөмһүрият, сәясәт, шәкерт в) эпоха, гасыр, чор
4. Авылдашларга сүзенең мәгънәле кисәкләргә бүленешен күрсәтегез:
а) авыл-да-ш-лар-га б) авыл-даш-ла-рга
ә) авыл-даш-лар-га в) авыл-да-ш-ла-рга
5. Бер составлы исем җөмләләрнең баш кисәге нәрсә белән белдерелә?
а) фигыль белән белдерелә
ә) фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелә
б) теләсә нинди сүз төркеме белән белдерелә
в) исемнәр белән генә белдерелә
6. К. Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә Йосыф образына җыйнама характеристика бирелә. Аның ун сыйфаты барлыгы әйтелә.
Беренчедән – буе зифа, сылу үзе,
Икенчедән – күрекле һәм якты йөзе,
Өченчедән – теле бик саф, туры сүзле,
Җитмеш ике телне тәмам белә имди!
Дүртенчедән – кешелекле һәм шәфкатьле,
Бишенчедән – Алып батырдай йөрәкле,
Алтынчыдан – бик күпләрдән ул куәтле, −
Көч-куәте кырык ирдән артык имди.
Җиденчедән – дине бөтен, диянәтле,
Сигезенче – хыянәтсез, әманәтле,
Тугызынчы – холкы гүзәл, теле татлы,
Унынчыдан – ...
Йосыфка хас унынчы сыйфатны дөрес билгеләгез.
а) Сәүдәгәрләр нәсле имди б) Фиргәвеннәр нәсле имди
ә) Пәйгамбәрләр нәсле имди в) Зәркәнчеләр нәсле имди
7. “Кодекс куманикус” хезмәте − ...
а) Ярлык б) Сәяхәтнамә
ә) Сүзлек в) Дастан?
8. “Оҗмахларның ачык юлы” әсәренең авторы кем?
а) М. Болгари б) Х. Кятиб
ә) С. Сараи в) К. Саяди
9. Сәйф Сараи тудырган образларны атагыз.
а) Йосыф һәм Зөләйха б) Ләйлә һәм Мәҗнүн
ә) Сөһәйл һәм Гөлдерсен в) Таһир һәм Зөһрә.
10. Башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә туган, аңа охшатып язылган әсәр ничек атала?
а) Копия б) Касыйдә
ә) Назыйрә әсәр в) Тәрҗемә.

10 – Т − 2016

1. Татар халкында XVI–XIX йөзләрдә кулланылган әдәби телне билгеләгез:
а) борынгы төрки теле б) иске татар әдәби теле
ә) иске төрки әдәби теле в) хәзерге татар әдәби теле
2. Татар язуы (алфавиты) ничәнче елда рус алфавитына күчә?
а) 1917 елда
ә) 1927 елда
б) 1939 елда
в) 1945 елда
3. Үзенчәлекле тартык аваз [’](һәмзә) язуда нинди хәрефләр белән белдерелә?
а) я, ь,ъ
ә) э,ъ
б) э, ь, ъ
в) язуда белдерелми
4. Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне билгеләгез:
а) Мәрьям, үзсүзле, ата-ана, бодай
ә) Миңсылу, бераздан, дөньяви, гөлҗимеш
б) әни, гөлләмә, ир-ат, һәрвакыт
в) гадәт, дилбегә, ылыслы, зәңгәрсу
5. Быел яңгыр аз яуды: игендә өмет зур түгел. (Г.Ибраһимов) Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.
а) иярчен максат җөмлә
ә) иярчен вакыт җөмлә
б) иярчен сәбәп җөмлә
в) иярчен ия җөмлә
6. 1906 елның 21нче апрелендә Уфа яшьләре Г. Исхакыйның сәхнә әсәрен клубта куярга рөхсәт алалар. Моны киң җәмәгатьчелек алдында куелган беренче татарча спектакль дип санарга мөмкин. Сүз татар классигының нинди әсәре турында бара?
а) “Алдым-бирдем” б) “Ике гашыйк”
ә) “Өч хатын белән тормыш” в) “Бай углы”
7. Хәят дачага әзерләнә башлый: декольте күлмәген кия, куе кара чәчләренә кечкенә калфак кадап куя. “Бу калфак, − ди язучы, − ефәк көлтәсенә чолганган (.........................) шикелле, көлеп тора иде”. Җәя эченә дөрес вариантны урнаштырыгыз.
а) Кычыткан (крапива) б) Кәнәфер (гвоздика)
ә) Гөл чәчәге (роза) в) Кыңгырау чәчәге (колокольчик)
8.Апуш кайсы шагыйрьнең псевдонимы?
а) С. Рәмиев б) Н. Думави
ә) Г.Тукай в) М. Гафури
9. “Илдә бер дуст булмаса гәр, ил бөтен дошман түгел”. Бу кинаяле юлларның авторы кем?
а) Г. Тукай б) С. Рәмиев
ә) Дәрдмәнд в) Х. Туфан
10. Ш. Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә акчарлаклар образларның кайсы төренә карый?
а) Символик образ б) Образ-предмет
ә) Аллегорик образ г) Образ-кичереш

11 – Т − 2016

1. Татар һәм башкорт телләре кайсы телләр гаиләсенә карый?
а) һинд-европа б) фин-угор
ә) семит-хәмит в) төрки
2. Татар халкын формалаштыруда катнашкан борынгы төрки кабиләләрне билгеләгез.
а) бәҗәнәкләр (печенеги), балкарлар, угызлар
ә) аланнар, хакаслар, казахлар
б) пермяклар, зыряннар, марилар
в) болгарлар, бортаслар, суварлар
3. Хәзерге татар телендә сузык авазлар ничә хәреф белән белдерелә?
а) 8
ә) 9
б) 11
в) 12
4. Кәгазь, шагыйрь, канәгать, гамьсез, гарьлек кебек сүзләрдә ни өчен ь хәрефе языла?
а) сүзләрне аеру өчен
ә) иҗекнең нечкәлеген белдерү өчен
б) алдагы тартыкның нечкәлеген белдерү өчен
в) сүзләрне нечкәртеп уку өчен
5. Бияләе сүзендә ничә аваз бар?
а) 6 аваз
ә) 7 аваз
б) 8 аваз
в) 9 аваз
6. “Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; һәр агачның җимеше пеште,...” Җөмләне дөрес итеп дәвам итегез.
а) Миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача
ә) Миләшнеке – миләшчә, баланныкы – баланча
б) Баланныкы – баланчы, алманыкы – алмача
в) Алманыкы – алмача, чиянеке – чиячә.
7. Н. Исәнбәткә нинди хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була?
а) “Идегәй” трагедиясе өчен б) “Син сазыңны уйнадың” шигыре өчен
ә) “Татар халык мәкальләре” өчен в) “Түләк һәм Сусылу” либреттосы өчен
8. “Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла” – бу кемнең юллары?
а) Фатих Кәрим б) Муса Җәлил
ә) Абдулла Алиш в) Мостай Кәрим
9. Ф. Кәримнең “Гөлсем”, “Идел егете”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Тирән күл”, “Үлем уены”, “Партизан хатыны”, “Өмет йолдызы” әсәрләре нинди жанрда иҗат ителгәннәр?
а) Поэма б) Мәсәл
ә) Баллада в) Либретто
10. “Акылы кушканча түгел, күңеле кушканча йөри торган бәндәләр дә була бит”. Г. Бәширов “Намус ” әсәрендә кемгә шундый характеристика бирә?
а) Нәфисәгә б) Мәүлиха түтигә
ә) Мишәр хатыны Әпипәгә в) Зәйнәпбануга
Габитова З.Г.
Сообщения: 822
Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17

Re: Методические рекомендации

Сообщение Габитова З.Г. »

9 – Р − 2016
Бытбылдык
Бытбылдык, диңгезгә кереп, барча җан-җанвар, кош-кортка: “Мин хәзер бу диңгезне яндырам”, − дип мактанды.
Бу − простой хәбәр түгел: шул ук сәгатьтә бөтен җир йөзенә, су төпләренә, урман араларына таралды. Барча су падишаһлыгының халкына зур хәвеф төште; һавага карасаң, көтү-көтү кошлар килә; урманнан гөруһ-гөруһ хайваннар шәһәрдә пожар булганда халык җыелган шикелле җыелалар, һәрберсе: “Диңгез ни төсле булып янар икән?” − дип уйлыйлар иде.
Бу хәбәр авылдагы, шәһәрдәге кешеләргә дә таралган булырга кирәк. Кешеләр дә, бер кулларына кашык, икенчесенә икмәк тотып, балык шурпасы ашарга, берсен-берсе егып, таптап, ашыгып чабалар.
Тамашачылар килеп бетте; һәркем, телсез кеше шикелле, тавышсыз-тынсыз диңгезгә күзен текәп тора иде.
Тик кайсы арада пыш-пышкына: “Менә диңгез кайный башлар, менә янар”, − дигән тавышлар ишетелә иде.
Кешеләр, хайваннар, кошлар көтәләр, көтәләр, көтү уттан да эссерәк булып эчләрен яндыра.
Аптырагач, бер-берсенә: “Ичмасам, кайный башламадымы?» − диләр иде. Диңгез исә янмый да, кайнамый да. Ахырда ни булды?
Бытбылдык оятыннан күзен йомып очып китте. Дөньяга даны чыкты, әмма диңгез янмады.
(Г. Тукай)

1. Бу әсәр нинди жанрда иҗат ителгән?
2. Аның төп идеясе нинди?
3. Әсәрнең төп образын атагыз. Аның күзгә бәрелеп торган сыйфаты нинди?
4. Бытбылдык, диңгезгә кереп, барча җан-җанвар, кош-кортка: “Мин хәзер бу диңгезне яндырам”, − дип мактанды. Бу җөмләдә автор нинди сурәтләү чарасына мөрәҗәгать иткән?
5. Автор градация алымын кайсы җөмләләрдә үтә дә уңышлы кулланган?
6. Бытбылдык, диңгез, авыл, шәһәр, ут сүзләрен русчага тәрҗемә итегез.
7. Тамашачы сүзененең тамырын табыгыз.
8. Дөньяга сүзе ничә хәрефтән һәм аваздан тора.
9. Диңгез сүзе әлеге әсәрдә туры мәгънәгә яисә күчерелмә мәгънәгә ия сүзме?
10. Аптырагач сүзе нинди сүз төркеменә карый?

10 – Р- 2016
Тылсымлы сарайлар
Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән. Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары. Ел үсәсен көн үсеп, малай буын ныгыта да әти-әнисенең каршына килә:
− Әткәй, әнкәй, миңа фатихагызны бирегез. Юлга чыгам, − ди ул. Дөнья гизәрмен, зиһенемне чарлармын, акыл җыярмын. Күңелемнең каен тузыдай ап-ак чагы, анда берни язылмаган. Күргәннәремне хәтер дәфтәремә теркәрмен.
− Ярар, улым, − дигән изге күңелле ата-ана.
Чыгып киткән Ибрай юл капчыгын җилкәсенә асып. Бер бакыр сарай янына килеп туктый ул. Сынавын үтеп, сарай эченә уза. Сары көзләрне, карлы кышларны шушы көмеш сарайда гыйлем өйрәнеп үткәрә Ибрай. Инде моннан да артыграк белү мөмкин түгелдер дип уйлый ул, ләкин аңа көмеш сарайдан чыкканда болай диләр:
− Бездә әле син бик аз өйрәндең. Хәзер инде алтын сарайга юл тот.
Ибрай тагын сәфәр чыгып китә. Бара торгач барып җитә алтын шәһәргә. Аның каршысына алтын сакаллы карт килеп чыга.
− Әнә өстәлдәге өч калын китапны күтәреп бусага аша үтә алсаң, алтын сарайга кергәнеңне сизми дә калырсың.
Алай итеп тотынып карый Ибрай, болай итеп ябышып карый: юк, китаплар селкенмиләр дә. “Күтәрә алмагач, ичмасам, берәр битен укып карыйм әле”, − дип, Ибрай китапның тышлыгын ачып җибәрә һәм дөньясын оныта. Ә китапның соңгы битен япканда, башын калкытып караса, үзен алтын сарай эчендә күрә.
Сөенеченнән нишләргә белми Ибрай. Шул көннән башлап, тирән диңгезгә – гыйлем диңгезенә чума. Бөтен нәрсәне белә башлагач кына укудан туктый. Хәер, алтын сарайда өйрәнелеп бетмәгән хикмәтләр күп әле дөньяда. Ул серләрне үзеңә ачарга кирәк. Шул серләрне ачар өчен тылсымлы ачкыч тоттырып чыгаралар алтын сарайдан. Уйлан, иҗат ит һәм тылсымлы ачкычыңны яңа буыннарга тапшыр.
(Ф. Яруллин)

1. Бу әсәр нинди җанрда иҗат ителгән?
2. Әсәрнең идеясен ачып бирегез.
3. Әсәрдә нинди образлар бар? Ибрай образына характеристика бирегез.
4. Күңелемнең каен тузыдай ап-ак чагы, анда берни язылмаган. Бу җөмләдә автор нинди сурәтләү чарасын кулланган?
5. Текстан фразеологизмнарны табыгыз.
6. Фатиха, бакыр, көмеш, алтын, хикмәт, сер, тышлык сүзләрен русчага тәрҗемә итегез.
7. Сынавын сүзенең транскрипциясен языгыз.
8. Күргәннәремне сүзен ясалыш ягыннан тикшерегез.
9. Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән. Җөмләдә яшәгән сүзе нинди сүз төркеменә карый?
10.Чыгып киткән Ибрай юл капчыгын җилкәсенә асып. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә бирелгән?
11 – Р – 2016
Әни сүзен тыңламасаң
Сабый чак, уенга ашкынып тора торган чагым. Кич белән авыл балалары балалар бакчасындагы атынгычларда атынырга җыела. Кайсы берләребез туп та типкәли. Кызык инде безгә. Әмма ул чагында уенга ашыкмаган булсам… Әнинең күрше апаларга нәрсәдер сорарга кереп киткәненнән файдаланып чыгып сыздым. Ә бит шул көнне генә әни: “Бүген өйдә торырсың”, − дип кисәтеп куйган иде. “Әнинең өйдә булмавы шәп булды әле бу”, − дип югароч кызлары белән бакчага чаптык. Әмма анда нигәдер беркем дә юк иде. Аптыраган рәвештә клуб асфальтына киттем. Ул юллардан үзем генә йөргәнем булмагач, шүрләтте инде. Әмма барыр юлымны дәвам итеп, зур капкадан чыктым.
Шулвакыт каршыма ниндидер ут күренде. Бөтен тирәне яктылыкка күмеп килгән нәрсәнең − камаз булганын күземне ачкач кына белдем. Мин уянганда агачлар тирәсендә ята идем. Янымда бер кеше дә калмаган. Өйләренә таралып беткәннәр ахры дип, җирдән тордым. Шулчак якында яшәүче бер апа, мине күреп алып, йөгереп яныма килде. Баксаң, теге камазның шофёры исерек булган, әгәр мин йөгереп өлгермәгән булсам…
Йөрәк чыгар дәрәҗәдә типте шулчакта. Куркуымнан калтырана-калтырана өйгә кайттым. Минем кайтуымны көтеп, йокларга да ятмаган әнием ни булганын тиз аңлап алды. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Ә кыска итеп кенә: “Үзең нәтиҗә яса, балам” − диде. Инде ничә еллар шул хәлгә нәтиҗә ясап киләм. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Юкса, минем кебек хәлгә төшүегез ихтимал…
(Матбугат битләреннән)

1. Әсәрнең жанрын атагыз.
2. Әсәрнең идеясе нинди?
3 Әсәрдә нинди образлар бар?
4. Әсәрнең кульминацион ноктасын билгеләгез.
5. Югароч сүзен ясалышы ягыннан тикшерегез.
6. Йөгереп сүзен транскрипцияләгез.
7. Рус теленнән кергән сүзләрне барлагыз.
8. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Җөмләдән синонимнарны табыгыз.
9. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Җөмләдәге һәрвакыт сүзенә морфологик анализ ясагыз.
10. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Җөмләнең схемасын төзегез.
Габитова З.Г.
Сообщения: 822
Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17

Re: Методические рекомендации

Сообщение Габитова З.Г. »

Сочинение темалары

9 – Р − 2016

1. Әллә кеше елый, әллә буран дулый?! (Ш. Камалның “Буранда” әсәре турында уйланулар)
2. Нишләдең син, Мокамай? (Һ. Такташның “Мокамай” поэмасындагы Мокамай образы турында уйланулар)
3. Кайсыгызның кулы җылы? (Х. Туфанның тормышы һәм иҗаты турында уйланулар)
4. Дусың булса, тугры булсын.
5. Кешене кием бизәми.

10 – Р − 2016

1. Йосыф белән Зөләйха тарихы (Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре турында уйланулар).
2. Сарай җырчысының җырлары (С. Сараи иҗаты турында уйланулар).
3. Нур чәчкән шагыйрь турында (Мөхәммәдьяр иҗаты турында уйланулар)
4. Кеше өчен иң әүвәле намус дигән...
5. Икмәкле өстәл тирәли...
11 – Р − 2016

1. Тәүбәнең дә була төрлесе (Һ. Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” турында уйланулар).
2. Солтанморатта да сандугачлар туа (Г. Ибраһимов тормышы һәм иҗаты турында).
3. Өзелгән җырлар эзеннән (М. Җәлил тормышы һәм иҗаты турында уйланулар ).
4. Зәңгәр экраннарда кино бара (Яраткан нәфис-фильм турында уйланулар).
5. Кешене нәрсә бәхетле итә?

1. Сигез гасыр элек җырланган җыр (К. Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре турында уйланулар).
2. Камышлы йорт сандугачы (С. Сараи иҗаты турында уйланулар).
3. Икесенә бер мәхәббәт (Борынгы татар әдәбиятындагы мәхәббәт дастаннары турында уйланулар).
4. Казаннарны барып күрдем...
5. Яхшы дустым турында сөйлим әле...

10 – Т − 2016

1. Ике йөз елдан соң инкыйраз булырмы? (Г. Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре турында уйланулар)
2. Йөрәк ишеген шакыйлар (Ф. Әмирханның “Хәят” әсәрендә хатын-кыз язмышының гәүдәләнеше).
3. Апуш керде төшкә (Г. Тукай иҗаты һәм тормышы турында уйланулар).
4. Кино төшерергә бирсәләр....
5. Сабырлык төбе – сары алтын.

11 – Т − 2016

1. Алтын көз дә җитте (Г. Исхакыйның “Көз” әсәре турында уйланулар).
2. Сүтелә серле йомгак (М. Җәлил тормышы һәм иҗаты турында уйланулар).
3. Яшен уты белән күккә язган (Ф. Кәрим тормышы һәм иҗаты турында уйланулар).
4. Һөнәрләрнең төрлесе бар...
5. Интернетсыз яшәү мөмкинме?!
Габитова З.Г.
Сообщения: 822
Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17

Re: Методические рекомендации

Сообщение Габитова З.Г. »

9 – Р − 2016
Бытбылдык
Бытбылдык, диңгезгә кереп, барча җан-җанвар, кош-кортка: “Мин хәзер бу диңгезне яндырам”, − дип мактанды.
Бу − простой хәбәр түгел: шул ук сәгатьтә бөтен җир йөзенә, су төпләренә, урман араларына таралды. Барча су падишаһлыгының халкына зур хәвеф төште; һавага карасаң, көтү-көтү кошлар килә; урманнан гөруһ-гөруһ хайваннар шәһәрдә пожар булганда халык җыелган шикелле җыелалар, һәрберсе: “Диңгез ни төсле булып янар икән?” − дип уйлыйлар иде.
Бу хәбәр авылдагы, шәһәрдәге кешеләргә дә таралган булырга кирәк. Кешеләр дә, бер кулларына кашык, икенчесенә икмәк тотып, балык шурпасы ашарга, берсен-берсе егып, таптап, ашыгып чабалар.
Тамашачылар килеп бетте; һәркем, телсез кеше шикелле, тавышсыз-тынсыз диңгезгә күзен текәп тора иде.
Тик кайсы арада пыш-пышкына: “Менә диңгез кайный башлар, менә янар”, − дигән тавышлар ишетелә иде.
Кешеләр, хайваннар, кошлар көтәләр, көтәләр, көтү уттан да эссерәк булып эчләрен яндыра.
Аптырагач, бер-берсенә: “Ичмасам, кайный башламадымы?» − диләр иде. Диңгез исә янмый да, кайнамый да. Ахырда ни булды?
Бытбылдык оятыннан күзен йомып очып китте. Дөньяга даны чыкты, әмма диңгез янмады.
(Г. Тукай)

1. Бу әсәр нинди жанрда иҗат ителгән?
2. Аның төп идеясе нинди?
3. Әсәрнең төп образын атагыз. Аның күзгә бәрелеп торган сыйфаты нинди?
4. Бытбылдык, диңгезгә кереп, барча җан-җанвар, кош-кортка: “Мин хәзер бу диңгезне яндырам”, − дип мактанды. Бу җөмләдә автор нинди сурәтләү чарасына мөрәҗәгать иткән?
5. Автор градация алымын кайсы җөмләләрдә үтә дә уңышлы кулланган?
6. Бытбылдык, диңгез, авыл, шәһәр, ут сүзләрен русчага тәрҗемә итегез.
7. Тамашачы сүзененең тамырын табыгыз.
8. Дөньяга сүзе ничә хәрефтән һәм аваздан тора.
9. Диңгез сүзе әлеге әсәрдә туры мәгънәгә яисә күчерелмә мәгънәгә ия сүзме?
10. Аптырагач сүзе нинди сүз төркеменә карый?

10 – Р- 2016
Тылсымлы сарайлар
Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән. Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары. Ел үсәсен көн үсеп, малай буын ныгыта да әти-әнисенең каршына килә:
− Әткәй, әнкәй, миңа фатихагызны бирегез. Юлга чыгам, − ди ул. Дөнья гизәрмен, зиһенемне чарлармын, акыл җыярмын. Күңелемнең каен тузыдай ап-ак чагы, анда берни язылмаган. Күргәннәремне хәтер дәфтәремә теркәрмен.
− Ярар, улым, − дигән изге күңелле ата-ана.
Чыгып киткән Ибрай юл капчыгын җилкәсенә асып. Бер көмеш сарай янына килеп туктый ул. Сынавын үтеп, сарай эченә уза. Сары көзләрне, карлы кышларны шушы көмеш сарайда гыйлем өйрәнеп үткәрә Ибрай. Инде моннан да артыграк белү мөмкин түгелдер дип уйлый ул, ләкин аңа көмеш сарайдан чыкканда болай диләр:
− Бездә әле син бик аз өйрәндең. Хәзер инде алтын сарайга юл тот.
Ибрай тагын сәфәр чыгып китә. Бара торгач барып җитә алтын шәһәргә. Аның каршысына алтын сакаллы карт килеп чыга.
− Әнә өстәлдәге өч калын китапны күтәреп бусага аша үтә алсаң, алтын сарайга кергәнеңне сизми дә калырсың.
Алай итеп тотынып карый Ибрай, болай итеп ябышып карый: юк, китаплар селкенмиләр дә. “Күтәрә алмагач, ичмасам, берәр битен укып карыйм әле”, − дип, Ибрай китапның тышлыгын ачып җибәрә һәм дөньясын оныта. Ә китапның соңгы битен япканда, башын калкытып караса, үзен алтын сарай эчендә күрә.
Сөенеченнән нишләргә белми Ибрай. Шул көннән башлап, тирән диңгезгә – гыйлем диңгезенә чума. Бөтен нәрсәне белә башлагач кына укудан туктый. Хәер, алтын сарайда өйрәнелеп бетмәгән хикмәтләр күп әле дөньяда. Ул серләрне үзеңә ачарга кирәк. Шул серләрне ачар өчен тылсымлы ачкыч тоттырып чыгаралар алтын сарайдан. Уйлан, иҗат ит һәм тылсымлы ачкычыңны яңа буыннарга тапшыр.
(Ф. Яруллин)

1. Бу әсәр нинди җанрда иҗат ителгән?
2. Әсәрнең идеясен ачып бирегез.
3. Әсәрдә нинди образлар бар? Ибрай образына характеристика бирегез.
4. Күңелемнең каен тузыдай ап-ак чагы, анда берни язылмаган. Бу җөмләдә автор нинди сурәтләү чарасын кулланган?
5. Текстан фразеологизмнарны табыгыз.
6. Фатиха, көмеш, алтын, хикмәт, сер, тышлык сүзләрен русчага тәрҗемә итегез.
7. Сынавын сүзенең транскрипциясен языгыз.
8. Күргәннәремне сүзен ясалыш ягыннан тикшерегез.
9. Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән. Җөмләдә яшәгән сүзе нинди сүз төркеменә карый?
10.Чыгып киткән Ибрай юл капчыгын җилкәсенә асып. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә бирелгән?
11 – Р – 2016
Әни сүзен тыңламасаң
Сабый чак, уенга ашкынып тора торган чагым. Кич белән авыл балалары балалар бакчасындагы атынгычларда атынырга җыела. Кайсы берләребез туп та типкәли. Кызык инде безгә. Әмма ул чагында уенга ашыкмаган булсам… Әнинең күрше апаларга нәрсәдер сорарга кереп киткәненнән файдаланып чыгып сыздым. Ә бит шул көнне генә әни: “Бүген өйдә торырсың”, − дип кисәтеп куйган иде. “Әнинең өйдә булмавы шәп булды әле бу”, − дип югароч кызлары белән бакчага чаптык. Әмма анда нигәдер беркем дә юк иде. Аптыраган рәвештә клуб асфальтына киттем. Ул юллардан үзем генә йөргәнем булмагач, шүрләтте инде. Әмма барыр юлымны дәвам итеп, зур капкадан чыктым.
Шулвакыт каршыма ниндидер ут күренде. Бөтен тирәне яктылыкка күмеп килгән нәрсәнең − камаз булганын күземне ачкач кына белдем. Мин уянганда агачлар тирәсендә ята идем. Янымда бер кеше дә калмаган. Өйләренә таралып беткәннәр ахры дип, җирдән тордым. Шулчак якында яшәүче бер апа, мине күреп алып, йөгереп яныма килде. Баксаң, теге камазның шофёры исерек булган, әгәр мин йөгереп өлгермәгән булсам…
Йөрәк чыгар дәрәҗәдә типте шулчакта. Куркуымнан калтырана-калтырана өйгә кайттым. Минем кайтуымны көтеп, йокларга да ятмаган әнием ни булганын тиз аңлап алды. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Ә кыска итеп кенә: “Үзең нәтиҗә яса, балам” − диде. Инде ничә еллар шул хәлгә нәтиҗә ясап киләм. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Юкса, минем кебек хәлгә төшүегез ихтимал…
(Матбугат битләреннән)

1. Әсәрнең жанрын атагыз.
2. Әсәрнең идеясе нинди?
3 Әсәрдә нинди образлар бар?
4. Әсәрнең кульминацион ноктасын билгеләгез.
5. Югароч сүзен ясалышы ягыннан тикшерегез.
6. Йөгереп сүзен транскрипцияләгез.
7. Рус теленнән кергән сүзләрне барлагыз.
8. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Җөмләдән синонимнарны табыгыз.
9. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Җөмләдәге һәрвакыт сүзенә морфологик анализ ясагыз.
10. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Җөмләнең схемасын төзегез.
Габитова З.Г.
Сообщения: 822
Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17

Re: Методические рекомендации

Сообщение Габитова З.Г. »

9 – Р − 2016
Бытбылдык
Бытбылдык, диңгезгә кереп, барча җан-җанвар, кош-кортка: “Мин хәзер бу диңгезне яндырам”, − дип мактанды.
Бу − простой хәбәр түгел: шул ук сәгатьтә бөтен җир йөзенә, су төпләренә, урман араларына таралды. Барча су падишаһлыгының халкына зур хәвеф төште; һавага карасаң, көтү-көтү кошлар килә; урманнан гөруһ-гөруһ хайваннар шәһәрдә пожар булганда халык җыелган шикелле җыелалар, һәрберсе: “Диңгез ни төсле булып янар икән?” − дип уйлыйлар иде.
Бу хәбәр авылдагы, шәһәрдәге кешеләргә дә таралган булырга кирәк. Кешеләр дә, бер кулларына кашык, икенчесенә икмәк тотып, балык шурпасы ашарга, берсен-берсе егып, таптап, ашыгып чабалар.
Тамашачылар килеп бетте; һәркем, телсез кеше шикелле, тавышсыз-тынсыз диңгезгә күзен текәп тора иде.
Тик кайсы арада пыш-пышкына: “Менә диңгез кайный башлар, менә янар”, − дигән тавышлар ишетелә иде.
Кешеләр, хайваннар, кошлар көтәләр, көтәләр, көтү уттан да эссерәк булып эчләрен яндыра.
Аптырагач, бер-берсенә: “Ичмасам, кайный башламадымы?» − диләр иде. Диңгез исә янмый да, кайнамый да. Ахырда ни булды?
Бытбылдык оятыннан күзен йомып очып китте. Дөньяга даны чыкты, әмма диңгез янмады.
(Г. Тукай)

1. Бу әсәр нинди жанрда иҗат ителгән?
2. Аның төп идеясе нинди?
3. Әсәрнең төп образын атагыз. Аның күзгә бәрелеп торган сыйфаты нинди?
4. Бытбылдык, диңгезгә кереп, барча җан-җанвар, кош-кортка: “Мин хәзер бу диңгезне яндырам”, − дип мактанды. Бу җөмләдә автор нинди сурәтләү чарасына мөрәҗәгать иткән?
5. Автор градация алымын кайсы җөмләләрдә үтә дә уңышлы кулланган?
6. Бытбылдык, диңгез, авыл, шәһәр, ут сүзләрен русчага тәрҗемә итегез.
7. Тамашачы сүзененең тамырын табыгыз.
8. Дөньяга сүзе ничә хәрефтән һәм аваздан тора.
9. Диңгез сүзе әлеге әсәрдә туры мәгънәгә яисә күчерелмә мәгънәгә ия сүзме?
10. Аптырагач сүзе нинди сүз төркеменә карый?

10 – Р- 2016
Тылсымлы сарайлар
Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән. Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары. Ел үсәсен көн үсеп, малай буын ныгыта да әти-әнисенең каршына килә:
− Әткәй, әнкәй, миңа фатихагызны бирегез. Юлга чыгам, − ди ул. Дөнья гизәрмен, зиһенемне чарлармын, акыл җыярмын. Күңелемнең каен тузыдай ап-ак чагы, анда берни язылмаган. Күргәннәремне хәтер дәфтәремә теркәрмен.
− Ярар, улым, − дигән изге күңелле ата-ана.
Чыгып киткән Ибрай юл капчыгын җилкәсенә асып. Бер көмеш сарай янына килеп туктый ул. Сынавын үтеп, сарай эченә уза. Сары көзләрне, карлы кышларны шушы көмеш сарайда гыйлем өйрәнеп үткәрә Ибрай. Инде моннан да артыграк белү мөмкин түгелдер дип уйлый ул, ләкин аңа көмеш сарайдан чыкканда болай диләр:
− Бездә әле син бик аз өйрәндең. Хәзер инде алтын сарайга юл тот.
Ибрай тагын сәфәр чыгып китә. Бара торгач барып җитә алтын шәһәргә. Аның каршысына алтын сакаллы карт килеп чыга.
− Әнә өстәлдәге өч калын китапны күтәреп бусага аша үтә алсаң, алтын сарайга кергәнеңне сизми дә калырсың.
Алай итеп тотынып карый Ибрай, болай итеп ябышып карый: юк, китаплар селкенмиләр дә. “Күтәрә алмагач, ичмасам, берәр битен укып карыйм әле”, − дип, Ибрай китапның тышлыгын ачып җибәрә һәм дөньясын оныта. Ә китапның соңгы битен япканда, башын калкытып караса, үзен алтын сарай эчендә күрә.
Сөенеченнән нишләргә белми Ибрай. Шул көннән башлап, тирән диңгезгә – гыйлем диңгезенә чума. Бөтен нәрсәне белә башлагач кына укудан туктый. Хәер, алтын сарайда өйрәнелеп бетмәгән хикмәтләр күп әле дөньяда. Ул серләрне үзеңә ачарга кирәк. Шул серләрне ачар өчен тылсымлы ачкыч тоттырып чыгаралар алтын сарайдан. Уйлан, иҗат ит һәм тылсымлы ачкычыңны яңа буыннарга тапшыр.
(Ф. Яруллин)

1. Бу әсәр нинди җанрда иҗат ителгән?
2. Әсәрнең идеясен ачып бирегез.
3. Әсәрдә нинди образлар бар? Ибрай образына характеристика бирегез.
4. Күңелемнең каен тузыдай ап-ак чагы, анда берни язылмаган. Бу җөмләдә автор нинди сурәтләү чарасын кулланган?
5. Текстан фразеологизмнарны табыгыз.
6. Фатиха, көмеш, алтын, хикмәт, сер, тышлык сүзләрен русчага тәрҗемә итегез.
7. Сынавын сүзенең транскрипциясен языгыз.
8. Күргәннәремне сүзен ясалыш ягыннан тикшерегез.
9. Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән. Җөмләдә яшәгән сүзе нинди сүз төркеменә карый?
10.Чыгып киткән Ибрай юл капчыгын җилкәсенә асып. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә бирелгән?
11 – Р – 2016
Әни сүзен тыңламасаң
Сабый чак, уенга ашкынып тора торган чагым. Кич белән авыл балалары балалар бакчасындагы атынгычларда атынырга җыела. Кайсы берләребез туп та типкәли. Кызык инде безгә. Әмма ул чагында уенга ашыкмаган булсам… Әнинең күрше апаларга нәрсәдер сорарга кереп киткәненнән файдаланып чыгып сыздым. Ә бит шул көнне генә әни: “Бүген өйдә торырсың”, − дип кисәтеп куйган иде. “Әнинең өйдә булмавы шәп булды әле бу”, − дип югароч кызлары белән бакчага чаптык. Әмма анда нигәдер беркем дә юк иде. Аптыраган рәвештә клуб асфальтына киттем. Ул юллардан үзем генә йөргәнем булмагач, шүрләтте инде. Әмма барыр юлымны дәвам итеп, зур капкадан чыктым.
Шулвакыт каршыма ниндидер ут күренде. Бөтен тирәне яктылыкка күмеп килгән нәрсәнең − камаз булганын күземне ачкач кына белдем. Мин уянганда агачлар тирәсендә ята идем. Янымда бер кеше дә калмаган. Өйләренә таралып беткәннәр ахры дип, җирдән тордым. Шулчак якында яшәүче бер апа, мине күреп алып, йөгереп яныма килде. Баксаң, теге камазның шофёры исерек булган, әгәр мин йөгереп өлгермәгән булсам…
Йөрәк чыгар дәрәҗәдә типте шулчакта. Куркуымнан калтырана-калтырана өйгә кайттым. Минем кайтуымны көтеп, йокларга да ятмаган әнием ни булганын тиз аңлап алды. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Ә кыска итеп кенә: “Үзең нәтиҗә яса, балам” − диде. Инде ничә еллар шул хәлгә нәтиҗә ясап киләм. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Юкса, минем кебек хәлгә төшүегез ихтимал…
(Матбугат битләреннән)

1. Әсәрнең жанрын атагыз.
2. Әсәрнең идеясе нинди?
3 Әсәрдә нинди образлар бар?
4. Әсәрнең кульминацион ноктасын билгеләгез.
5. Югароч сүзен ясалышы ягыннан тикшерегез.
6. Йөгереп сүзен транскрипцияләгез.
7. Рус теленнән кергән сүзләрне барлагыз.
8. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Җөмләдән синонимнарны табыгыз.
9. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Җөмләдәге һәрвакыт сүзенә морфологик анализ ясагыз.
10. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Җөмләнең схемасын төзегез.
Габитова З.Г.
Сообщения: 822
Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17

Re: Методические рекомендации

Сообщение Габитова З.Г. »

9 – Р − 2016
Бытбылдык
Бытбылдык, диңгезгә кереп, барча җан-җанвар, кош-кортка: “Мин хәзер бу диңгезне яндырам”, − дип мактанды.
Бу − простой хәбәр түгел: шул ук сәгатьтә бөтен җир йөзенә, су төпләренә, урман араларына таралды. Барча су падишаһлыгының халкына зур хәвеф төште; һавага карасаң, көтү-көтү кошлар килә; урманнан гөруһ-гөруһ хайваннар шәһәрдә пожар булганда халык җыелган шикелле җыелалар, һәрберсе: “Диңгез ни төсле булып янар икән?” − дип уйлыйлар иде.
Бу хәбәр авылдагы, шәһәрдәге кешеләргә дә таралган булырга кирәк. Кешеләр дә, бер кулларына кашык, икенчесенә икмәк тотып, балык шурпасы ашарга, берсен-берсе егып, таптап, ашыгып чабалар.
Тамашачылар килеп бетте; һәркем, телсез кеше шикелле, тавышсыз-тынсыз диңгезгә күзен текәп тора иде.
Тик кайсы арада пыш-пышкына: “Менә диңгез кайный башлар, менә янар”, − дигән тавышлар ишетелә иде.
Кешеләр, хайваннар, кошлар көтәләр, көтәләр, көтү уттан да эссерәк булып эчләрен яндыра.
Аптырагач, бер-берсенә: “Ичмасам, кайный башламадымы?» − диләр иде. Диңгез исә янмый да, кайнамый да. Ахырда ни булды?
Бытбылдык оятыннан күзен йомып очып китте. Дөньяга даны чыкты, әмма диңгез янмады.
(Г. Тукай)

1. Бу әсәр нинди жанрда иҗат ителгән?
2. Аның төп идеясе нинди?
3. Әсәрнең төп образын атагыз. Аның күзгә бәрелеп торган сыйфаты нинди?
4. Бытбылдык, диңгезгә кереп, барча җан-җанвар, кош-кортка: “Мин хәзер бу диңгезне яндырам”, − дип мактанды. Бу җөмләдә автор нинди сурәтләү чарасына мөрәҗәгать иткән?
5. Автор градация алымын кайсы җөмләләрдә үтә дә уңышлы кулланган?
6. Бытбылдык, диңгез, авыл, шәһәр, ут сүзләрен русчага тәрҗемә итегез.
7. Тамашачы сүзененең тамырын табыгыз.
8. Дөньяга сүзе ничә хәрефтән һәм аваздан тора.
9. Диңгез сүзе әлеге әсәрдә туры мәгънәгә яисә күчерелмә мәгънәгә ия сүзме?
10. Аптырагач сүзе нинди сүз төркеменә карый?

10 – Р- 2016
Тылсымлы сарайлар
Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән. Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары. Ел үсәсен көн үсеп, малай буын ныгыта да әти-әнисенең каршына килә:
− Әткәй, әнкәй, миңа фатихагызны бирегез. Юлга чыгам, − ди ул. Дөнья гизәрмен, зиһенемне чарлармын, акыл җыярмын. Күңелемнең каен тузыдай ап-ак чагы, анда берни язылмаган. Күргәннәремне хәтер дәфтәремә теркәрмен.
− Ярар, улым, − дигән изге күңелле ата-ана.
Чыгып киткән Ибрай юл капчыгын җилкәсенә асып. Бер көмеш сарай янына килеп туктый ул. Сынавын үтеп, сарай эченә уза. Сары көзләрне, карлы кышларны шушы көмеш сарайда гыйлем өйрәнеп үткәрә Ибрай. Инде моннан да артыграк белү мөмкин түгелдер дип уйлый ул, ләкин аңа көмеш сарайдан чыкканда болай диләр:
− Бездә әле син бик аз өйрәндең. Хәзер инде алтын сарайга юл тот.
Ибрай тагын сәфәр чыгып китә. Бара торгач барып җитә алтын шәһәргә. Аның каршысына алтын сакаллы карт килеп чыга.
− Әнә өстәлдәге өч калын китапны күтәреп бусага аша үтә алсаң, алтын сарайга кергәнеңне сизми дә калырсың.
Алай итеп тотынып карый Ибрай, болай итеп ябышып карый: юк, китаплар селкенмиләр дә. “Күтәрә алмагач, ичмасам, берәр битен укып карыйм әле”, − дип, Ибрай китапның тышлыгын ачып җибәрә һәм дөньясын оныта. Ә китапның соңгы битен япканда, башын калкытып караса, үзен алтын сарай эчендә күрә.
Сөенеченнән нишләргә белми Ибрай. Шул көннән башлап, тирән диңгезгә – гыйлем диңгезенә чума. Бөтен нәрсәне белә башлагач кына укудан туктый. Хәер, алтын сарайда өйрәнелеп бетмәгән хикмәтләр күп әле дөньяда. Ул серләрне үзеңә ачарга кирәк. Шул серләрне ачар өчен тылсымлы ачкыч тоттырып чыгаралар алтын сарайдан. Уйлан, иҗат ит һәм тылсымлы ачкычыңны яңа буыннарга тапшыр.
(Ф. Яруллин)

1. Бу әсәр нинди җанрда иҗат ителгән?
2. Әсәрнең идеясен ачып бирегез.
3. Әсәрдә нинди образлар бар? Ибрай образына характеристика бирегез.
4. Күңелемнең каен тузыдай ап-ак чагы, анда берни язылмаган. Бу җөмләдә автор нинди сурәтләү чарасын кулланган?
5. Текстан фразеологизмнарны табыгыз.
6. Фатиха, көмеш, алтын, хикмәт, сер, тышлык сүзләрен русчага тәрҗемә итегез.
7. Сынавын сүзенең транскрипциясен языгыз.
8. Күргәннәремне сүзен ясалыш ягыннан тикшерегез.
9. Борын-борын заманда карт белән карчык яшәгән. Җөмләдә яшәгән сүзе нинди сүз төркеменә карый?
10.Чыгып киткән Ибрай юл капчыгын җилкәсенә асып. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә бирелгән?
11 – Р – 2016
Әни сүзен тыңламасаң
Сабый чак, уенга ашкынып тора торган чагым. Кич белән авыл балалары балалар бакчасындагы атынгычларда атынырга җыела. Кайсы берләребез туп та типкәли. Кызык инде безгә. Әмма ул чагында уенга ашыкмаган булсам… Әнинең күрше апаларга нәрсәдер сорарга кереп киткәненнән файдаланып чыгып сыздым. Ә бит шул көнне генә әни: “Бүген өйдә торырсың”, − дип кисәтеп куйган иде. “Әнинең өйдә булмавы шәп булды әле бу”, − дип югароч кызлары белән бакчага чаптык. Әмма анда нигәдер беркем дә юк иде. Аптыраган рәвештә клуб асфальтына киттем. Ул юллардан үзем генә йөргәнем булмагач, шүрләтте инде. Әмма барыр юлымны дәвам итеп, зур капкадан чыктым.
Шулвакыт каршыма ниндидер ут күренде. Бөтен тирәне яктылыкка күмеп килгән нәрсәнең − камаз булганын күземне ачкач кына белдем. Мин уянганда агачлар тирәсендә ята идем. Янымда бер кеше дә калмаган. Өйләренә таралып беткәннәр ахры дип, җирдән тордым. Шулчак якында яшәүче бер апа, мине күреп алып, йөгереп яныма килде. Баксаң, теге камазның шофёры исерек булган, әгәр мин йөгереп өлгермәгән булсам…
Йөрәк чыгар дәрәҗәдә типте шулчакта. Куркуымнан калтырана-калтырана өйгә кайттым. Минем кайтуымны көтеп, йокларга да ятмаган әнием ни булганын тиз аңлап алды. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Ә кыска итеп кенә: “Үзең нәтиҗә яса, балам” − диде. Инде ничә еллар шул хәлгә нәтиҗә ясап киләм. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Юкса, минем кебек хәлгә төшүегез ихтимал…
(Матбугат битләреннән)

1. Әсәрнең жанрын атагыз.
2. Әсәрнең идеясе нинди?
3 Әсәрдә нинди образлар бар?
4. Әсәрнең кульминацион ноктасын билгеләгез.
5. Югароч сүзен ясалышы ягыннан тикшерегез.
6. Йөгереп сүзен транскрипцияләгез.
7. Рус теленнән кергән сүзләрне барлагыз.
8. Юк, ул мине орышмады, тиргәмәде дә. Җөмләдән синонимнарны табыгыз.
9. Әниләрнең сүзенә һәрвакыт колак салырга кирәк. Җөмләдәге һәрвакыт сүзенә морфологик анализ ясагыз.
10. Бу вакыйгага байтак вакыт узса да, теге ут һаман күзалдымда тора, әниемнең әйткән сүзе дә колакта яңгырый. Җөмләнең схемасын төзегез.
Ответить

Вернуться в «Сообщество учителей башкирского и других родных языков и литератур»