Методическая копилка

Ответить
Г.Д.Куватова
Сообщения: 358
Зарегистрирован: 11 ноя 2016, 04:32

Re: Методическая копилка

Сообщение Г.Д.Куватова »

Методические рекомендации по методике преподавания и изучению предмета
Приказами Минобрнауки России от 31.12.2015 г. были установлены новые требования к рабочим программам на 2016-2017 учебный год. Они заключаются в упрощении структуры, по которой составляется рабочая программа по стандартам второго поколения.

Учителя чаще всего копируют примерную программу и добавляют лишь тематическое планирование. Объем может достигать нескольких сот страниц. Документ не выполняет функцию эффективного инструмента для самого педагога, а является лишь формальностью.

Для снижения административной нагрузки и были внесены изменения.Если раньше структура программы состояла из восьми пунктов, теперь осталось только три:

-планируемые результаты освоения учебного предмета, курса;
-содержание учебного предмета, курса;
-тематическое планирование с указанием количества часов на освоение каждой темы.

В рабочих программах внеурочной деятельности остались следующие пункты:
-результаты освоения курса внеурочной деятельности;
-содержание курса внеурочной деятельности указанием форм организации и видов деятельности;
-тематическое планирование.
Кроме того, разработанные авторские рабочие программы на 2016-2017 учебный год могут использоваться для реализации учебного процесса. Это возможно в случае соответствия программы требованиям ФГОС и основным положениям примерной программы. Решение о внедрении разработки в школьный процесс принимает администрация школы.

Будут внесены изменения и в перечень учебников. Будут оставлены или добавлены те комплекты, которые имеют пособие для учителя, методические рекомендации по методике преподавания и изучению предмета.
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

Соңгы ике елда Кәрим укулары регионара конкурс буларак үтә. Быелгы чарада 21 мәктәп катнашты. Бишбүләк, Ярмәкәй, Илеш, Миякә, Бәләбәй, Уфа шәһәре һәм Татарстанның Бөгелмә районы укучылары Ф. Кәрим әсәрләрен яхшы итеп яттан сөйләү, аның шигырьләренә рәсемнәр төшерү, газеталар чыгару, Ф. Кәримгә багышлап шигырьләр, ачык хат, фәнни-тикшеренү эшләре язу буенча көч сынашты. Бәйгедә катнашучы мәктәпләр саны елдан-ел күбәя, Ф. Кәрим иҗаты белән кызыксынучы балалар саны арта бара.
Л.Р. Кусабкулова, Бишбүләк районы Ф. Кәрим исемендәге Ает мәктәбе укытучысы
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәренең 27нче гомуми урта белем бирү мәктәбе белән элемтәдә торабыз. Танышып киткәннән соң дуслык җепләре ялганды, очрашулар уздырабыз. Алар да катнашу теләген белдерделәр, чөнки конкурс бәйгеләре килеп яки читтән торып катнашу турларында үтте. Мәктәпкә килеп катнаша алмаган укучылар Ф. Кәримнең тормышы һәм иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре, “шагыйрьгә ачык хат” язып, презентацияләр җибәреп, урыннар алдылар. 2013 елгы районара конкурс мәктәбебезнең 100 еллыгына багышланса, 2014 елгы Кәрим укулары шагыйрьнең 105 еллыгына багышланды.
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

Һәр ел саен февраль аенда үткәрелгән конкурсның положениесе, бәйгеләр төре үзгәреп тора. 2005 – 2007 елларда Кәрим укулары тирә-як мәктәпләр арасында үтте һәм анда нибары 6 мәктәп катнашты. Ф. Кәрим әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесендә уңышлы сайланган костюмнар, музыка үзэшчән артистларга сәхнәдә үз геройларының образларын ачарга ярдәм итте. Ф. Кәримнең, абыйсы Ярлы Кәримнең шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. 2007 елгы положение буенча 9 мәктәпнең бары тик башлангыч класс укучылары гына көч сынашты. 2009 – 2010 елларны Кәрим укулары район конкурсы буларак үтте, катнашучы мәктәпләр саны киңәйде: татар теле укытылган мәктәпләр генә түгел, рус мәктәпләре дә катнашты. 17 мәктәптән килгән укучылар Ф. Кәримнең туган телдә һәм рус, башкорт телләренә тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләде. Бу конкурска “Яшь каләм тибрәтүчеләр” (шагыйрьгә багышлап шигырьләр язу), ИКТ кулланып башкарылган бәйгеләр өстәлде. Бу зур бәйрәм авыл мәдәният йортында үтте. 2012 елны Кәрим укулары тагы да киң колач алды. Районара конкурс дип игълан ителгәч, Башкортстанның бик күп районнарыннан (Ярмәкәй, Бүздәк, Миякә) һәм Туймазы шәһәреннән (4 мәктәп), барлыгы – 24 мәктәп катнашты.
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

2004 елны Ф. Кәрим исемендәге премиягә лаек булган шагыйрьнең бертуган апасының улы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, биология фәннәре кандидаты Тимербәк Газиз улы Нигъмәтуллин акчалата премиясен мәктәбебезгә бүләк итте. Бу премия безгә яңа эш башларга – “Кәрим укулары” исемле чара үткәрергә этәргеч булды. Укуларның төп бурычлары итеп сәләтле балаларны ачыклау, шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, алдынгы тәҗрибә таратуны билгеләдек. Кәрим укулары берничә конкурска бүленеп үткәрелә: Ф. Кәрим шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләү, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган газеталар, кроссвордлар, әсәрләре буенча рәсемнәр төшерү, язучының әсәрләрен сәхнәләштерү.
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

Ф. Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан районда, авылыбызда, мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелде. Ает авылы мәдәният йортында зур тантана үтте. Башкортстанның һәм Татарстанның танылган җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм фән хезмәткәрләре, халык шагыйрьләре, музей эшчәннәре, журналистлар һәм Ф. Кәримнең туганнары җыелды. Кунаклар мәктәптә татар һәм башкорт телләре кабинетларында булдылар, мәктәп музеена экскурсия ясадылар. Үзләренең бүләкләрен мәктәпкә, авыл музеена, китапханәгә тапшырдылар. Мәдәният йортында район күләмендә шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Сәхнәдә Ф. Кәрим шигырьләре, җырлары яңгырады.
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

“Яшь кәримчеләр” түгәрәген алып барам. Укучылар тулысы белән шагыйрьнең катлаулы язмышын, иҗат һәм сугышчан юлын өйрәнәләр, реферат язу өчен мәгълүмат җыялар, премия лауреатлары турында белешмә алалар. Укучылар белән бергә дәреслеккә кермәгән шигырьләрен, поэмаларын укып анализлыйбыз. Шагыйрь турында кроссвордлар төзибез, стена газеталары чыгарабыз, район, республика газеталарында басылган мәкаләләр белән танышабыз. Укучылар төрле район конкурсларында (“Башкортстанның энҗе бөртекләре” театр коллективлары конкурсында – I урын) Ф. Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби-музыкаль композиция оештырып, призлы урыннар алдылар. Район татар теле укытучыларына, укучыларга ярдәмлек буларак “Фатих Кәрим” дип исемләнгән беренче электрон дәреслек эшләдек. Әлегә сыйфат ягыннан түбәнрәк булса да, бу безнең беренче җимешебез. Л.Р. Кусабкулова
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

Ф. Кәрим иҗатын мәктәптә өйрәнү музей эше белән бергә үрелеп бара. 1971нче елдан эшләп килгән Ф. Кәрим музее үсеп килүче буынны тәрбияләү, шагыйрьнең иҗатын пропагандалау үзәге булып тора. Укучылар шагыйрь турында кызыклы мәгълүмат ала, музейда кадерләп сакланган истәлекләр белән таныша. Музей материалларын белем бирү һәм эзләнү процессында кулланабыз. Биредә экскурсияләр даими оештырыла, класс сәгатьләре, батырлык дәресләре үткәрелә.
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

Ф. Кәрим иҗатын үткәндә, фикерләү, уку эшчәнлеге белән идарә итү, проблемалы эзләнү методын (проблемалы сорау кую, проблемалы ситуация тудыру, үзаллы, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре) кулланам. Дәрестә дә, өй эше итеп тә эзләнү, тикшеренү, уйлану таләп иткән эшләр бирергә тырышам. Мәсәлән, снайпер Әхтәмгә хат яз, “Фатих Кәрим иҗатында төсләр”, “Гармунчы Аю һәм җырчы Маймыл” әкиятендә кем белән дуслашыр идең?”, “Ф. Кәрим иҗатында гармун образы” һ.б
Котова Д.Г.
Сообщения: 97
Зарегистрирован: 10 фев 2016, 10:40

Re: Методическая копилка

Сообщение Котова Д.Г. »

Л.Р. КУСАБКУЛОВА,
Дәреслекләрдә Фатих Кәрим исеме сирәгрәк күренә башлады. Төрмәдә язылган үзәк өзгеч шигырьләре программаларга да кертелмәгән. Бер-ике дәрестә генә шагыйрь иҗатын өйрәнеп бетереп булмый. Якташыбызның иҗатын, катлаулы язмышын ничек тулырак өйрәнергә? Авылыбыз кешеләре генә саклаган, белгән истәлекләрне ничек тупларга? Авылдашыбыз белән горурлану хисен ничек тәрбияләргә? Ф. Кәрим иҗатына, милли әдәбиятыбызга ничек кызыксыну тудырырга? Шушы проблемалар мине уйланырга мәҗбүр итте. Татар шигъриятенең горурлыгы булган җырчы һәм солдат Ф. Кәрим иҗатын тирәнтен өйрәнеп, башка укучыларга да җиткерүнең, заман укучысының аңында милли әдәбиятыбызга хөрмәт тәрбияләүнең актуаль тема булуы бәхәссез. Минем өчен иң мөһиме – якташ шагыйребезнең иҗатын, тормыш юлын өйрәнүдә барлык укучыларны да җәлеп итү. Шуңа күрә, дәресләр саны кыскартылуга карамастан, Ф. Кәримнең катлаулы язмышын, иҗатын өйрәнүгә игътибарны күбрәк бүләргә тырышам. Мәктәпне тәмамлап, зур тормышка аяк баскан һәрбер укучым кайда гына булса да, якташыбыз иҗаты белән кешеләрне таныштыра, кызыксындыра алырга тиеш. Безнең эзләнү эшләребез тормышта файда китерердәй һәм булганын тулыландырырдай мәгълүмат булып туплануы күз уңында тотыла.
Ответить

Вернуться в «Сообщество учителей башкирского и других родных языков и литератур»