Новости
-
Г.Д.Куватова
- Сообщения: 358
- Зарегистрирован: 11 ноя 2016, 04:32
Re: Новости
Статистика мәғлүмәттәре буйынса, ҡатын-ҡыҙҙар ирҙәргә ҡарағанда белемлерәк. Беҙҙең республикала уларға уҡыр өсөн бөтә шарттар тыуҙырылған. Әлбиттә, ҡатын-ҡыҙҙың юғары белемле булыуы бик яҡшы. Әммә “Милләт әсәһе – ҡатын-ҡыҙ” төшөнсәһенән сығып ҡараһаҡ, яҡшы ҡатын, өлгөлө әсә булыу өсөн был ғына етмәй.
“Ояһында ни күрһә, осҡанында шул булыр”, ти халыҡ мәҡәле. Эйе, был фекер тәрән фәлсәфәүи мәғәнәгә эйә. Бала ғаиләлә, мәктәптә алған тәрбиәһен, үҫеп еткәс, тормошҡа ҡарашы, холоҡ-фиғеле, йәшәү принциптары аша сағылдыра.
“Ояһында ни күрһә, осҡанында шул булыр”, ти халыҡ мәҡәле. Эйе, был фекер тәрән фәлсәфәүи мәғәнәгә эйә. Бала ғаиләлә, мәктәптә алған тәрбиәһен, үҫеп еткәс, тормошҡа ҡарашы, холоҡ-фиғеле, йәшәү принциптары аша сағылдыра.
-
Г.Д.Куватова
- Сообщения: 358
- Зарегистрирован: 11 ноя 2016, 04:32
Re: Новости
Милләт әсәһе — ҡатын-ҡыҙ
Бөгөн бөтә донъяла, шул иҫәптән Башҡортостанда ла, Рәсәйҙә лә ҡатын-ҡыҙ күпселекте тәшкил итә. Һуңғы халыҡ иҫәбен алыу мәғлүмәттәре буйынса, республикала әлеге көндә ике миллиондан ашыу ҡатын-ҡыҙ йәшәй. Был бөтә халыҡтың 53 процентын тәшкил итә. Бындай диспропорция Бөйөк Ватан һуғышы йылдарынан алып килә, ә хәҙерге заманда ул ирҙәрҙең күпләп үлеүе менән бәйләнгән. Шуға күрә ҡатын-ҡыҙ йәмғиәт үҫешенә ҙур йоғонто яһаусы социаль-демографик төркөм булып тора. Халыҡ хужалығындағыларҙың – 52 проценты, дипломлы белгестәрҙең – 60, етәксе вазифа биләүселәрҙең 35 проценты – ҡатын-ҡыҙ затынан.

Күптәребеҙ яратып уҡыған "Башҡортостан" гәзитенең тарихына күҙ һалайыҡ әле.
"Башҡортостан" гәзите тарихынан / Из истории газеты "Башҡортостан"
1917 йылдың июнендә Ырымбурҙа «Башҡорт иттифаҡи бюроһының мөхбире» тигән исем аҫтындағы гәзиттең тәүге һаны донъя күрә. Июлдән ул «Башҡорт» тип үҙгәртелә. 1918 йылдың мартында Башҡортостандың Ваҡытлы революция советы «Башҡортостан» гәзитен сығара. Ошо ике гәзит «Башҡортостан»дың нигеҙен тәшкил итә. 1919 йылдан ул Стәрлетамаҡта «Башҡортостан хәбәрҙәре» тигән исем аҫтында баҫыла.
1922 йылдан «Башҡортостан» Өфөлә башҡорт һәм татар телдәрендә сыға. 1924 йылдың авгусынан башҡортса ғына баҫыла башлай.
1929 йылдан ул көндәлек гәзиткә әүерелә. 1937 йылда «Ҡыҙыл Башҡортостан», 1951 йылда «Совет Башҡортостаны» тип үҙгәртелә.
1968 йылда баҫма Хеҙмәт Ҡыҙыл Байраҡ ордены менән бүләкләнә.
1990 йылдан гәзиттең хәҙерге исеме республиканың социаль-иҡтисади, ижтимағи-сәйәси, мәҙәни, фәнни, спорт тормошон сағылдыра.
Бөгөн «Башҡортостан» - аҙнаһына биш тапҡыр (йәкшәмбе менән дүшәмбенән тыш) башҡортса сыҡҡан республика ижтимағи сәйәси гәзите.
Башҡортостан Республикаһының баш ҡалаһы Өфөлә «Башҡортостан» республика нәшриәтендә баҫыла. Уны республиканың барлыҡ ҡала һәм райондары халҡы уҡый, күрше өлкәләр ҙә алдыралар. Гәзиттең тиражы йылдан-йыл тотороҡло һаҡлана.

Караңгы вакытта урамда аларның өс киемендә яктыртучы элементлар булу — закон таләбе дә.
Көзге чорда караңгы вакытта юлларда хәрәкәт итү җәяүлеләр өчен дә, велосипед иярләгәннәргә дә, автомобиль хуҗаларына да җитди хәвеф белән яный һәм һәрдаим уяулык күрсәтүне таләп итә. Бигрәк тә караңгы вакытта юл читеннән хәрәкәт итүче җәяүлеләр хәвеф чыганагы булып тора. Күпчелек соры-кара төсләрдәге куртка-плащларга төренгән кешеләрне караңгы вакытта хәвефсез аралыкта шәйләп алу авырлаша, нәтиҗәдә бу чорда алар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары саны да артканнан-арта.
Нәкъ шундый фаҗигаләргә юл куймау, алар санын киметү максатында безнең төбәктә “Балкы, минем республикам!” дигән акция җәелдерелде. “Фармленд” аптекалар челтәре белән берлектә үткәрелүче әлеге акция, тәү чиратта, балалар катнашлыгында күңелсез очракларны киметүгә һәм булдырмауга юнәлтелгән. Ә аның асылы исә гади: “Фармленд” аптекасына дарулар алырга кергән ата-аналар шушында ук өс киеменә ябыштыру өчен яктылык кайтаручы элементлар — фликерлар да сатып ала. Шул рәвешле өс киеменә мондый фликерлар ябыштырылган балалар тәүлекнең караңгы вакытында машина уты астында ерактан ук күренеп тора. Әмма “Фармленд” аптекалар челтәренең әлеге акциягә керткән өлеше моның белән генә чикләнми. Ул сатуга чыгарган фликерлар эчендә саллы гына бүләкләр дә яшерелгән. Әйтик, май аеннан башлап дәвам иткән әлеге акциядә катнашучылардан 30 кеше велосипед откан.
Мәсәлән, Гафури районыннан Зилә Гыйльманова “Фармленд” аптекасына дарулар артыннан килә һәм бер уңайдан җиде яшьлек кызына фликерлар да ала. “Фликердагы саклаучы катламны сөртүгә анда “велосипед” дигән язу чыкты”, — дип шатлыгы белән уртаклаша ул. Кушнаренко авылыннан Ирина Емельянович та беренче сыйныфта укучы кызына фликер алып, велосипед ота. Хәзер Вика тәүлекнең караңгы вакытында фликерлы кием киеп, ерактан ук балкып кына калмый, искиткеч шәп велосипед оту шатлыгыннан аның йөзе дә балкый. Шулай ук нефтекамалы Фәнүз Хәйдәров та, “Фармленд” аптекасыннан дарулар белән бергә фликерлар да алып, оныгын велосипедлы иткән!
Шулай да акциянең төп әһәмияте, аңлашыла, велосипед уйнатуда түгел. Киемнәренә ачык сары-яшел төстәге фликерлар беркетелгән балалар 100 метр һәм аннан да ераграк арадан күренеп тора. Нәтиҗәдә, аларны алдан ук күргән водитель вакытында дөрес карар кабул итә ала.
Әйтергә кирәк, “Балкы, минем республикам!” акциясенә Русия Хөкүмәтенең 1197 санлы карары төп нигез булып тора. Мәгълүм булуынча, анда мәктәпкә кадәрге һәм мәктәп яшендәге балаларга караңгы вакытта өс киемнәренә яктылыкны чагылдыручы элементлар беркетү мөһим таләп буларак билгеләнгән. Әлеге акция исә “Фармленд” аптекалар челтәре катнашлыгында республиканың Дәүләт автоинспекциясе, Мәгариф министрлыгы, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык, Уфа шәһәре хакимияте һәм “Шәһәр мохите” оешмасының Башкарма дирекциясе тарафыннан үткәрелә. Аның кысаларында җәй дәвамында балалар бакчаларында һәм ял лагерьларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча төрле чаралар үткәрелә. Чараларда ЮХХДИ хезмәткәрләре, “Фармленд” аптекалар челтәре вәкилләре һәм, әлбәттә, балаларның иң яраткан персонажы — дядя Степа катнашкан. Бу җәһәттән бүген дә мондый эш дәвам итә. ЮХХДИ инспекторлары мәктәпләрдә балалар белән очраша, ата-аналар җыелышларында катнаша, балалар өс киемендә мотлак фликерлар булырга тиешлеге турында аңлату эше алып бара.
Без дә, үз чиратыбызда, гәзит укучылар югарыда бәян ителгәннәргә колак салыр, дип ышаныйк. Иң газиз кешеләребез — балаларыбызның гомерен хәвеф астына куймыйк!
Илдар Фазлетдинов

Уфада балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча III Бөтенрусия киңәшмәсе узды.
Анда Русия һәм Башкортстан Хөкүмәте, илнең барлык төбәкләреннән министрлык һәм ведомстволар, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнашты.
— Әлеге киңәшмә практик эш ысуллары нигезе, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булырга тиеш, — диде, киңәшмәне ачып, Премьер-министр урынбасары, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Салават Сәгыйтов.
Семинар өч дискуссия мәйданында барды, анда үсмерләр белән профилактик эшчәнлектә медиатив технологияләр куллану мәсьәләләре, Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләрендәге эш тәҗрибәсе каралды.
Башкортстанда 900 меңнән артык бала яши. Аларның хокукларын балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре, опека һәм попечительлек, халыкны социаль яклау органнары яклый. Социаль хәвефле хәлдә калган гаиләләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтү максатында төбәктәге социаль һәм мәгариф органнары белән берлектә 2013-17 елларга Башкортстанда балалар мәнфәгатендәге эшчәнлек стратегиясе кабул ителде. Шулай ук “Наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы тору”, “Хокук бозуны кисәтү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш профилактикасы”, “Террорчылык һәм экстремистлыкны булдырмау”, “Башкортстан Республикасында мәгариф үсеше” программалары уңышлы эшли.
2010 елда социаль хәвефле гаиләләр һәм балалар турында сигнал карталары булдырылды. Алар ярдәмендә тиешле органнарга мәгълүмат җиткерелә һәм кичекмәстән чаралар күрелә. Муниципаль комиссияләр белдерүенчә, 2015 елда 4072 сигнал картасы булдырылып, 2355 гаиләдә тәрбияләнүче 3099 балигъ булмаган бала исәпкә алынган.
2016 елның октябрендә социаль хәвефле хәлдәге балигъ булмаганнар турында мәгълүматларны үз эченә алган Бердәм республика банкы турындагы положение кабул ителде. Ул әлеге балалар турындагы мәгълүматны системалаштырырга, авыр хәлләрнең сәбәпләрен ачыкларга, балаларның тормышын җайга салу буенча ашыгыч чаралар күрергә, системалы рәвештә шәхси профилактик гамәлләрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Шушы һәм башка чаралар республикадагы күрсәткечләрнең яхшыруына китерә. Соңгы 5 елда Башкортстанда ятим балалар саны — 26, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү очраклары — 48, үсмерләр арасында хокук бозу очраклары 36 процентка кимегән.
Башкортстанның тәҗрибәсе семинарда катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.
Резида ВӘЛИТОВА

“Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” халыкара форумы Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Гала концерт белән тәмамланачак. Анда республиканың балалар коллективлары, сәхнә йолдызлары, Русиянең атказанган артисты Диана Гурцкая һәм башкалар катнашачак.
-
Г.Д.Куватова
- Сообщения: 358
- Зарегистрирован: 11 ноя 2016, 04:32
Re: Новости
Федерация Советының Фән, мәгариф, мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары Лилия Гомәрова фикеренчә, Уфада узачак җыен II Евразия хатын-кызлар форумына әзерлек кысаларында оештырылган иң күренекле чараларның берсе булачак. Анда 450 кеше чакырылган. Америка Кушма Штатлары, Бөек Британия, Германия, ЮАР, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Эстония, Вьетнам, Италия кебек илләрдән дә хәйрия оешмалары җитәкчеләре килү көтелә.
“Мәрхәмәт” хәйрия фонды президенты Айгөл Гәрәева белдерүенчә, форум вакытында мәрхәмәтлелек чараларын оештыру буенча осталык дәресләре, “түгәрәк өстәл”ләр, тренинглар, “Системалы механизм буларак хәйриячелек” стратегик сессиясе оештырылачак. Мөмкинлекләре чикле балалалар өчен махсус мәйданчыкка акча җыю каралган. Шулай ук Республика балалар клиник дәваханәсендә “Елмаю” акциясенә Русия, Канада, Эстония һәм башка илләр табиблары командасы 70 балага бушлай операция ясаячак. Бу чара республикада өченче тапкыр оештырыла. Аның нәтиҗәсендә, республикада балаларның теш казнасына операциягә чират юк, алар барысы да бушка эшләнә.
“Мәрхәмәт” хәйрия фонды президенты Айгөл Гәрәева белдерүенчә, форум вакытында мәрхәмәтлелек чараларын оештыру буенча осталык дәресләре, “түгәрәк өстәл”ләр, тренинглар, “Системалы механизм буларак хәйриячелек” стратегик сессиясе оештырылачак. Мөмкинлекләре чикле балалалар өчен махсус мәйданчыкка акча җыю каралган. Шулай ук Республика балалар клиник дәваханәсендә “Елмаю” акциясенә Русия, Канада, Эстония һәм башка илләр табиблары командасы 70 балага бушлай операция ясаячак. Бу чара республикада өченче тапкыр оештырыла. Аның нәтиҗәсендә, республикада балаларның теш казнасына операциягә чират юк, алар барысы да бушка эшләнә.
-
Г.Д.Куватова
- Сообщения: 358
- Зарегистрирован: 11 ноя 2016, 04:32
Re: Новости
17-18 ноябрьдә Уфада “Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” халыкара форумы узачак. Аны Русия Федераль җыелышының Федерация Советы, Башкортстан Хөкүмәте, “Мәрхәмәт” хәйрия фонды оештыра. Мәртәбәле чарага Федерация Советы әгъзалары, илебез һәм төбәк власте вәкилләре, ШОС һәм БРИКС илләренең социаль юнәлештәге коммерция карамагында булмаган оешмалары лидерлары килә.
Узган елның сентябрендә Санкт-Петербургта беренче Евразия хатын-кызлар форумы узды. Андагы дискуссия мәйданчыкларында хатын-кызларның гуманитар хезмәттәшлек һәм хәйриячелек эшчәнлеге турында да сүз булды. Әлеге мәсьәләгә игътибарны арттыру максатында Уфада аерым форум уздыру турында карар кабул ителде.
— Әлеге чараны уздыру өчен Башкортстан очраклы гына сайланмаган, — ди бу хакта республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова. — Төбәктә хәйрия чараларында теләп катнашкан кешеләр күп. 2011 елда Башкортстан Башлыгы каршында хәйриячелек буенча Совет оештырылды, бу хакта закон кабул ителде. Русиянең башка төбәкләрендә ул юк әле. Республикада коммерция карамагында булмаган 5051 оешма теркәлгән, аларның 294е хәйриячелек белән шөгыльләнә. Район һәм шәһәрләрдә 48 социаль үсеш фонды эшли. Муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматларга караганда, мәрхәмәтлелек чараларында 246 миллион сум акча җыелган.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев электрон тәмәкене файдалану мәсьәләсен закон дәрәҗәсендә көйләүне тәкъдим итте.
— Соңгы елларда заманча тәмәке тарту җайланмасы популярлашты, — диде ул. — Аның сәламәтлеккә зыян китерүе аерым сөйләшүне таләп итә. Тәмәке тартуның бу төре, шулай ук, тирә-яктагылар өчен уңайсызлык тудыра. Электрон тәмәкене файдалану закон тарафыннан көйләнмәгән. Моңа бәйле аларны 18 яше тулмаган үсмерләргә ирекле рәвештә саталар.
Республика парламенты Рәисе белдерүенчә, әлеге мәсьәләне гражданнар, беренче чиратта, яшьләр сәламәтлеген саклау максатында җентекле тикшерү мөһим.
— Тәмәке тартуның яңа төрен гадәти тәмәке тартуга тиңләштерү һәм нәтиҗәлелеген күрсәтеп өлгергән чикләүләрне аңа карата да куллану зарур. Галимнәр һәм социологлар китергән мәгълүмат буенча, ике ел гамәлдә булган “тәмәкегә каршы” законга ярашлы, тартучылар саны 25 процентка, 13-15 яшьлекләр арасында — 2,5 тапкыр кимегән. Әлеге күрсәткечләр үсешкән илләр дәрәҗәсенә туры килә. Электрон тәмәкене файдалану кагыйдәләрен кертү — федераль власть органнары карамагында. Моңа бәйле Дәүләт җыелышы-Корылтайда якын киләчәктә тиешле закон башлангычы буенча эш алып барылачак. (Кызыл Тан гәзитенән. №130)

28 октября 2016 года в Институте развития образования Республики Башкортостан состоялось подведение итогов Всероссийского семинара-совещания «Реализация ФГОС общего образования: управленческий аспект с учетом этнокультурных и национальных особенностей». Участники семинара-совещания познакомились с приоритетными направлениями работы Института. Была организована работа экспертных площадок: «Научно-методическое сопровождение введения и реализации ФГОС», «Национальное образование: научно-методическое сопровождение реализации ФГОС», «Информационно-образовательная среда как условие совершенствования профессиональных компетенций педагога», «Изучение русского языка как государственного языка Российской Федерации», «Инклюзия как шанс позитивной социализации», «Совершенствование профессиональных компетенций учителей физики через практико-ориентированное обучение».
Благинин Алексей Геннадьевич, заместитель директора департамента государственной политики в сфере общего образования Министерства образования и науки Российской Федерации, и Шафикова Гульназ Радмиловна, министр образования Республики Башкортостан, провели круглый стол с участниками Всероссийского семинара-совещания, на котором были намечены приоритетные пути развития и совершенствования системы образования с учетом тех задач и решений, которые были определены в ходе двухдневной работы.