Методическая копилка
новости
Новости МОБУ СОШ с.Чуюнчи. В день родного языка в школе проводились различные мероприятия.Одно из них это выразительное чтение или выучивание стихотворений о родном языке.Ученики с удовольствием рассказывали стихотворения о родном языке.Прозвучали стихотворения З.Биишевой,М.Карима,Р.Гарипова и других писателей.После жюри в составе учителей распределили места .1 место заняла Петрова Оксана из 8 класса,2 место было присуждено Хасанову Азату из 8 класса,3 место заняла Повленко М из 6 класса.Победители были награждены дипломами.
-
Земфира Ириковна
- Сообщения: 4
- Зарегистрирован: 14 мар 2016, 14:25
Re: Методическая копилка
1.Исемдәр яҙ:
Ил…
Гөл…
Ай..
2.Һүҙбәйләнештәр һәм һөйләмдәр төҙө:
Бала,әсәй,атай,ҡыҙ,малай.
Ил…
Гөл…
Ай..
2.Һүҙбәйләнештәр һәм һөйләмдәр төҙө:
Бала,әсәй,атай,ҡыҙ,малай.
-
Габитова З.Г.
- Сообщения: 822
- Зарегистрирован: 23 янв 2012, 03:17
Re: Методическая копилка
11 сыйныф
(татар мәктәпләре өчен)
1. Көзләрнең дә була төрлесе... (Г. Исхакыйның “Көз” повесте буенча).
2. Н. Исәнбәтнең “Идегәй” трагедиясендә чор чагылышы.
3.Дошманга каләм белән (М. Җәлил иҗаты буенча).
4.Антына тугры калган ул (Ф. Кәрим иҗаты буенча)
5. Нәрсә ул намус? (Г. Бәшировның “Намус” романы буенча).

10 сыйныф
(татар мәктәпләре өчен)
1. Г. Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә милләт язмышы.
2. Хәятнең фаҗигәсе нәрсәдә? (Ф. Әмирханның “Хәят” повесте буенча).
3. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” әсәрендә аталар һәм балалар мөнәсәбәте.
4. Ш. Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә халыклар дуслыгы темасы.
5. Акыллы хатын-кыз – хәзинә. (ХХ гасыр татар әдәбиятында хатын-кыз образы).

Инша темалары
(татар мәктәпләре өчен)
9 сыйныф
1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы – мәңгелек мирас.
2. Гүзәл бер мәхәббәт кыйссасы (Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре буенча).
3. Сарайда сайраган сандугач (С. Сараи иҗаты буенча).
4. Зөһрә йолдыз күкләрдә (Кылыч бине Саядинең “Дастаны Бабахан” әсәре буенча).
5. Китап – әхлак ачкычы.

11-Т-2015
1. Төркиләрдәге иң борынгы этнонимнарны билгеләгез.
2. Татар этнонимының этимологиясе нидән гыйбарәт?
3. Кыпчак телләре төркеменә нинди төрки телләре керә?
4. Бияләе сүзендә ничә аваз бар?
5. Түбәндәге сүзләрнең берсендә яңгырау тартык бар, шуны билгеләгез.
а) чәч
ә) хат
б) кояш
в) күке
г) катык
6. Билгеләү алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.
а) Ул студент авылга киткән.
ә) Теге студент хәзер килеп җитәр.
б) Байтак студентлар яхшы укый.
в) Барлык студентлар килеп җитте.
г) Сиңа шул студентларны күрергә кирәк.
7. Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын табып языгыз:
дивар, тупас, хакыйкать, богау, кабат, дөнья.
8. Каю (каерга) фигылен хәзерге заманда зат-санда төрләндерегез.
9. Сугыш җимерекләре, яшеллек белән капланганга күрә, артык шыксыз булып күзгә ташланмыйлар җөмләсендә яшеллек белән капланганга күрә өлеше нинди синтаксик төзелмә?
а) кереш җөмлә
ә) аналитик иярчен җөмлә
б) аерымланган хәл
в) синтетик иярчен җөмлә
г) җәенке аныклагыч
10. Ул белә иде: кояш чыгышта матур, кош – очышта, кеше юмартлыкта матур. (М.Хәбибуллин) җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.
11. «Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача!». Бу юллар кемнең нинди әсәреннән?
12. Һ. Ибраһимовның «Тирән тамырлар», Һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар», М. Әмирнең «Агыйдел», Г. Бәшировның «Сиваш», Г.Ахуновның «Хәзинә» әсәрләре нинди иҗат агымында язылганнар? Ул иҗат агымына нинди сыйфатлар хас?
13. «Гасыр үтәр чатанлаган тавык кебек,
Гомер үтәр су астында балык кебек,
Ун ел үтәр аучылардан качкан коштай,
Бер ел үтәр җәя белән аткан уктай...».
Бу юлларның авторы кем?
а) Г. Тукай б) М. Гафури
ә) С. Рәмиев в) Н. Исәнбәт
14. Романнарның төрләрен дөрес билгеләгез.
1) Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар» тарихи роман
2) Н. Фәттах «Сызгыра торган уклар» детектив роман
3) Ә. Фәйзи «Тукай» документаль-публицистик роман
4) Г. Әпсәләмов «Мәңгелек кеше» биографик роман
15. «Кызганып егетне елыйлар,
Миләүшә һәм ләлә чәчәге»
М. Җәлил бу шигъри юлларда нинди поэтик тропны отышлы куллана?
а) метафора б) чагыштыру
ә) метонимия в) сынландыру
16. «Хәзер инде кулга корал тотып Туган ил өчен көрәшәбез. Эш күп, вакыт юк...Тик сәламәтлек кенә булсын. Хәзер Ләйлә «Минем әти фронтта» дигән шигырен күкрәк киереп укысын инде. Әтисе аның фронтта...» Бу кемнең сүзләре?
17. Г. Бәширов нинди әсәре өчен И. Сталин исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була?
18. Х. Туфан әсәрләрендә хикмәтле сүзләргә, мәкаль әйтемнәргә охшаш гыйбарәләр еш очрый. Мисаллар:
«Эх, уй да озын, дуслар,
Юл да озын, гомер кыскарак».
«Тиргәү – мильләп булса,
Баштан сыйпау – миллиметрлап».
Бу юллар Х. Туфанның нинди әсәреннән алынганнар?
а) «Каеннар сары иде» б) «Аягүрә үлеп булыр микән?»
ә) «Авырган минутларда» в) «Кайсыгызның кулы җылы?»
19. Ә. Еникинең «Бала» хикәясе нинди образны тасвирлаудан башланып китә?
20. Г. Ахуновның «Хәзинә» романында Йөзлекәй карчыкның сүзләре: «Дөрес булса, җир астыннан май тапканнар, ди... Үлмәсәң, әллә ниләр ишетерсең әле. Һәммәкәй төшне тишеп, җир мае суыртасылар ди... Чишмә суларын былчыратып, үләннәрне корытып бетермәсәләр ярарые». Ә асылда нәрсә тапкан булалар соң җир астыннан?

10-Т-2015
1. Татар теленең үз сүзләрендә нинди хәрефләр сүз башында килми?
2. Нинди сүзлекләрне беләсез? Эпитет, егәрлек, бороться, һөнәр, туп сүзләрен кайсы сүзлекләрдән карар идегез?
3. Матуррак, зәп-зәңгәр, маэмай, бау, ашъяулык, борынгы, канәгать сүзләрен транскрипцияләп язарга.
4. Архаизмнарның хәзерге телдәге синонимнарын языгыз: мәркәз, лөгать, мөгаллим, сәясәт, җөмһүрият, хөррият, кизү, ут, кот, болак.
5. Татар телендә сүз ясалышының нинди ысуллары бар?
6. Бирелгән фигыльләрне мәгънәви кисәкләргә (морфемаларга) бүлегез:
себерешкәндер, кайткалаштыргалаштыра, йокымсырыйсың, бизәнгән, сөйләдең.
7. – Йортыгыз зурмы?
– Кечкенә.
Курсив белән күрсәтелгән җөмләнең төрен билгеләгез.
8. Эш-хәрәкәтне белдергән кисәкне ачыклаучы, аның объектын, үтәүчесен белдерүче җөмлә кисәген ничек дип атыйлар?
9. Без торганда, Гөлбикәнең самавары кайнаган, коймагы пешкән, комганына җылы су салынган, каяндыр исле сабын белән ап-ак сөлге дә табып чыгарылган иде. (Г.Ибраһимов) җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.
10. Исемләшкән сыйфатлар уйлап, 3 җөмлә языгыз.
11. 1906 нчы елның 21 апрелендә Уфаның зыялы яшьләре Приказчиклар клубында Г. Исхакыйның нинди пьесасын сәхнәләштерәләр?
а)«Өч хатын белән тормыш» б) «Зөләйха»
ә) «Ике гыйшык» в) «Алдым-бирдем»
12. «Мин мулла баласы булганга, бик кечкенәдән үк муллалык дәрәҗәсенең, пәйгамбәр вә сәхабәлектән кала, иң зур дәрәҗә икәнен бик яхшы төшенә идем». Бу кемнең сүзләре?
а) Ф. Кәрим. б) А. Расих
ә) Ф. Әмирхан в) Г. Ибраһимов
13. Нәрсә ул символ? Символик образларга мисаллар китерегез.
14. «Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам».
Г. Тукай бу шигъри юлларда нинди стилистик фигураны отышлы кулланган?
а) Янәшәлек б) Ялгау
ә) Градация в) Эпифора.
15. «Илдә бер дуст булмаса гәр, ил бөтен дошман түгел» − дигән юлларның авторы кем?
16. «Кашлары – ай аның яңа туган,
Йөзе − айның тулган көннәре,
Керпекләре – нурлар, кич чәчелгән,
Ике күзе – шул кичнең күлләре.» С. Рәмиевнең бу юллары сынландыруга ачык мисал. Бу фикер белән белән килешәсезме?
17. Г. Тукай заманында кемне «татарның Островские» дип атаган?
а) М. Фәйзине б) Г. Коләхмәтовны
ә) Г. Камалны в) К. Тинчуринны
18. Төшенчәләрне билгеләмәләре белән туры китерегез:
1) Ирония астыртын көлү, мактау аркылы асылда хурлау
2) Юмор ачы, үткен, усал итеп көлү
3) Сарказм йомшак итеп, яратып көлү.
19. Г. Камалның «Банкрот», «Беренче театр», Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт», Г. Исхакыйның «Зиндан» әсәрләре нинди иҗат агымында язылганнар? Ул иҗат агымына нинди сыйфатлар хас?
20. Г. Коләхмәтовның «Ике фикер» драмасында Кара фикер Давытны «бәндә», «кол» дип атый. Аны үзе өчен генә кайгыртып яшәргә өнди, тыныч һәм рәхәт, тук тормыш белән кызыктырырга тырыша. Ә Кызыл фикер, үз чиратында, нәрсәләр вәгъдә итә, нәрсәләр белән кызыктыра?

9-Т-2015
1. Сүзләрдә ничә хәреф, ничә аваз бар?
Гөмбә, игълан, кәгазь, кыйммәт, олыгаю, тәэмин, сурәт, фидакарь, юкә, яңа.
2. “Ирен-ирен, ярымйомык, сонор тартык” сыйфатламасы нинди авазга туры килә?
3. Мәсьәлә, мәсьүл сүзләрендә ь хәрефе ни өчен куела?
4. Әнкәй (әйтелештә [әңкәй]). Бу сүз нинди орфографик принципка нигезләнеп язылган?
5. Сүз ясагыч кушымча ярдәмендә генә ясалган сүзләр төркемчәсен күрсәтегез.
а) тугандаш, шәһәрчек, алтынчы, дуслык, илем;
ә) аша, көчсез, шатлык, уйчан, русча;
б) сыерчык, ташчы, салмак, сусыл, укучы
в) ачкыч, килде, алсу, туганны, балалар.
6. Ульяновск, Ижевск ялгызлык исемнәрен килеш белән төрләндерегез.
7. Түбәндәге җөмләләрнең берсендә хәбәрлек сүз бар. Шуны билгеләгез.
а) Син хәзер үк безгә бар.
ә) Бар да сүзләреңне әйт.
б) Барысы да килеп җитсеннәр.
в) Аларга әйтәсем сүзем бар да.
г) Тизрәк бар инде.
8. Бер составлы исем (атау) җөмләне билгеләгез.
а) Августта җиләк-җимеш пешә.
ә) Игеннәр өлгереп килә.
б) Урманнарда гөмбәнең иң мул чагы.
в) Гөлҗимеш, балан, шомырт җыела.
г) Кара бөрлегән, чикләвек биредә.
9. Кояш күтәрелеп, көн җылына барган саен, боз юкара. (И.Низамов) Бу җөмләнең төрен билгеләгез, схемасын төзегез.
10. Татар телендә бер генә аваздан торган сүзләр бармы? Булса, мисаллар языгыз.
11. Ул Шәркый Төркестандагы Бишбалык (балык – борынгы төрки телдә шәһәр дигән сүз) төбәгендә Х гасырда язылган. Авторы – Сынгку Сели Тудунг дигән кеше. Сүз нинди ядкәр турында бара?
а) «Алтын ярук» б) «Көмеш балык»
ә) «Диване лөгәть ит-төрк» в) «Котадгу белек».
12. Чагыштыру кайсы юлларда чагылыш тапкан? Шул юлның астына сызыгыз.
«Ачуым килеп үкердем,
Арысландай күкрәдем.
Алыплар башын турадым, –
Инде мине кем тотар?!».
13. «Белем һәм акыл, − ди Йосыф Баласагунлы, − кеше итә, ә ул сыйфатлар юк икән, ул ... мисалында». Күпнокталар урынына тиешле сүзне куеп языгыз.
а) фәрештә б) хайван
ә) әүлия в) ат
14. «Бөек кыйсса – мәңгелек истәлек. Мин саклармын, Гали, синең китабыңны. Мин өйрәнермен, мин укырмын, Кол Гали, синең Йосыф атлы батыр ир белән Зөләйха атлы гүзәл кыз турындагы тиңсез җыруыңны». Бу юллар нинди әсәрдән?
а) Кол Гали «Кыйссаи Йосыф» поэмасы
ә) Г. Тукай «Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы
б) Н. Фәттах «Кол Гали» драмасы
15. Дастан жанры өчен нинди сыйфатлар хас? Аларның төрләрен атагыз. Һәр төргә мисаллар китерегез.
16. «Кодекс куманикус» ядкәренең төрен дәрес билгеләгез.
а) сүзлек б) сәяхәтнамә
ә) ярлык в) каберташ язмасы.
17. Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәре кемнең нинди әсәре йогынтысында язылган?
18. Нәрсә ул нәзыйрә? Нәзыйрә ысулы белән язылган әсәрләргә мисаллар китерегез.
19. «Идегәй» дастанында кемгә түбәндәгечә характеристика бирелә:
«Биш яшенә килгәндә Сигез-тугыз булганда,
Җантимернең биш угыл – Сигез тукмак сындырып,
Бишенә дә баш булды. Туң тимергә кул орды,
Алтысында ат менде, Унга җитте – ул булды,
Җидесендә җәя тартып, Ул ни дисә шул булды».
Җиде тотам ук атты.
а) Идегәйгә б) Аксак Тимергә
ә) Туктамыш ханга в) Субра картка.
20. Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрәдис” ядкәрендә урын алган “Шәйх Ибне Гыймран һәм казый” хикәятендә төп геройларның берсе төш күрә: халыкның бер өлеше оҗмахка, икенче өлеше тәмугка бара. Казый оҗмах капкасына килә. Эчтә бик матур өй. Казый анда узарга тели. Әмма аны фәрештәләр туктата. Шунда казый бу гамәлнең сәбәбен сорый. Фәрештәләр аңа болай ди: «Бу өй синеке иде. Әмма син шәйх Ибне Гыймранның үтенечен канәгатьләндермәдең. Шуның өчен Хак Тәгалә бу өйне яһүдкә бирергә фәрман кылды». Сорау: Ибне Гыймран казыйга нинди үтенеч белән килгән була?

(рус мәктәпләре өчен)
11 сыйныф
1. Соңлаган тәүбә тарихы (Һ. Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы буенча).
2. Г. Ибраһимовның “Казакъ кызы” романында эчкерсез сөю гәүдәләнеше.
3. Өзелгән җыр эзеннән... (М. Җәлил иҗаты буенча).
4. Хатлар кайчак тапшырылмый (Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча).
5. Изгелекләр кылыр идем...

1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында гаделлек чагылышы.
2. Дастаннарда дәүләт язмышы (“Идегәй” дастаны буенча).
3. Хан кызлары йөрәгендә мәрхәмәт бар (С. Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен” әсәре буенча).
4. К. Насыйриның “Әбугалисина” әсәрендә гыйлемгә дан җырлау.
5. Кино артисты булсам...